БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Сине йөзләгән кеше мактарга, матур сүзләр әйтергә мөмкин, ә күңелдә бер кеше авызыннан чыккан начар сүз уелып кала. Бу ни өчен шулай икән? Бу турыда уйлаганыгыз бармы?
Теплицаны көзге чистарту-җыештыру бакчаны кышка әзерләүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Җәй дәвамында ябык грунтта гөмбәчекләр, корткычлар личинкалары байтак туплана. Шуңа күрә тәүге җитди суыкларга кадәр аны чистарту-дезинфекцияләү чиктән тыш мөһим. Агроном Хәким Моратов бу эшнең нечкәлекләрен искә төшереп үтте.
11–14 октябрь көннәрендә Казанда «Конструктив» форумы узачак. Анда цифрлы куркынычсызлык, тәнкыйди фикерләү һәм мошенникларга каршы тору турында фикер алышачаклар.
Татарстанның ике зур нефть химиясе предприятиесен – «Нефтехим»ны һәм «Казаноргсинтез»ны тоташтыра торган этиленүткәргечкә 50 ел тулды. Магистральнең юбилеен нефть химиясе тармагында хезмәт куйган ике буын белгечләре бергә билгеләп үтте.
Җәй айларында гына түгел, ел әйләнәсе сәяхәт итә халык. Кышын эссе илләрне сайласа, җәен карлы таулар күрергә дип юлга кузгала. Ә динебездә сәяхәт итүгә караш нинди? Сәфәргә чыгуның нинди кагыйдәләре бар? Кайсы көнне юлга кузгалу хәерлерәк?
Илдә ел дәвамында аның белән авыручылар саны 30 миллионнан артып китә һәм ул ирләргә караганда хатын-кызларда күбрәк очрый. 10% очракта хроник формага күчә. Сүзебез цистит турында. Аңа бәйле нәрсәләрне белеп тору кирәк?
Кичә Төрекмәнстанның Төркмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы булды.
Рифкать Нургалиевич Фәннәр академиясенең 35 еллыгы уңаеннан оештырылган өр-яңа проектның серен соңыннан гына ачты.
Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән, татар хатын-кызлары шигъриятенә беренчеләрдән булып профессиональ юнәлеш биргән шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел. Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган каләм иясен язмыш Татарстанның Әлмәт шәһәренә алып килә.
Эшләсәң, картлык та сизелми! Казандагы шәхси оешмада хезмәт куючы Гөлнәзирә Кәбировага 71 яшь. Сигезенче дистәсен вакласа да, әле эшләүдән туктарга исәбе юк. «Яшьләр янында яшьләрчә йөрим», – ди ул. Гөлнәзирә апа кебекләр аз түгел. Пенсиясе ишек шакыганда яңа һөнәр үзләштерүчеләрне исәпләсәк, быелның тугыз аенда гына да 50 яшьтән өлкәнрәк 800 кеше эшкә урнашкан.
Фикер өстәү
Фикерегез