Газетага язылу

Төнлә Казандагы муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар

Казанда 23 февральдән 24енә каршы төндә муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар.

Эшләрне, «бөке» булдырмас һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, төнлә оештыралар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Машина йөртүчеләрне техниканың парковка зоналарына керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, автомобильләрне алдан күчерергә, шулай ук сәфәрләрне планлаштырганда, эш графигын исәпкә алуларын сорадылар.

21:00дән 23: 00гә кадәр җыештыру Яруллин урамы буенча 128нче зонада һәм Шамил Усманов урамы буенча 208нче зонада планлаштырылган.

21:00 дән 05:00 гә кадәр Волгоград, Короленко, Адоратский, Даурская, Сеченов һәм Себер трактындагы парковкаларда карны җыештырачаклар.

21:00 дән 06:00 гә кадәр Вишневский, Габдулла Тукай, Бутлеров, Борхан Шаһиди һәм Таҗи Гыйззәт урамнарындагы парковкаларны чистартачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре