Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә, диелә төбәкнең Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Температура фоны аномаль түбән булачак. Төнлә һәм иртән 24 -29 градус, ә аязганда 32 градуска кадәр салкын булачак. Көндез шулай ук көчле салкыннар сакланачак – 18-23 градус, республиканың көнчыгышында 24-27 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез