Аларның барысы турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерелгән.
Шуны хәбәр итәбез: республикада ракета һөҗүме куркынычы очрагына комплекслы хәбәр бирү системасы булдырылган. Куркыныч тууга, бер үк вакытта сиреналар, тавыш көчәйткеч, домофон, телевидение һәм смс-хәбәрләр аша бу хакта халыкка җиткерелә.
Республика Рәисе әлеге чарага карата аңлы мөнәсәбәттә булырга чакыра. Әйе, ул вакытлыча уңайсызлыкларга китерергә, хәтта куркуга да салырга мөмкин. Ләкин нәкъ менә шундый комплекслы хәбәр бирү системасы гына республикада яшәүчеләргә куркыныч ихтималы турында, вакытында чаралар күрү зарурилыгы турында тиз генә җиткерү мөмкинлеге бирә.
Тынычлыкта калып, инструкцияләрдә күрсәтелгәнчә, язылганча һәм хәбәр бирү системалары кушканча эш итү мөһим.
Республика җитәкчелеге оборона бүлекләре белән берлектә республиканы саклау өчен кирәкле барлык чараларны күрә. Шул ук вакытта хәбәр бирү халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның әһәмиятле өлеше булып тора
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез