«Түбән Кама Нефтехим» территориясендә эзләү операциясе тәмамланды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. НКНХда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.
Фаҗигадә 12 кеше һәлак булган:
- Аппаков Михаил Иванович, 38 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», каучукларны дегазацияләү бүлегенең 6 разрядлы куыш аппаратчысы.
- Батин Андрей Николаевич, 33 яшь. "Нижнекамскнефтехим", синтетик каучуклар җитештерү инженеры СКД-Н.
- Газизов Данил Вәгыйз улы, 58 яшь. «Татспецнефтехимремстрой» тресты, СРСУ-2нең 5 нче разрядлы слесарь-ремонтчысы.
- Гладкова Вера Петровна, 59 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», 5 нче разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы.
- Горланов Сергей Степанович, 60 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча 6 нчы разрядлы слесарь.
- Гутов Азат Ринат улы, 49 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», автоматлаштырылган системаларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау участогы инженеры.
- Мәгъсүмов Алмаз Фирдәвис улы, 35 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», синтетик каучуклар җитештерүгә әзерлек буенча инженер.
- Марисов Сергей Жоржевич, 49 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча 6 нчы разрядлы слесарь.
- Нәҗипов Марат Альберт улы, 27 яшь. Федераль янгынга каршы хезмәтенең ТР буенча Федераль янгын сүндерү хезмәте идарәсенең Түбән Кама филиалы отрядының 29 нчы янгын сүндерү часте бүлекчәсе командиры.
- Салтыков Александр Владимирович, 30 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», капиталь төзелеш хезмәтенең әйдәп баручы белгече.
- Шаһиәхмәтов Азат Равил улы, 50 яшь. «Татспецнефтехимремстрой» тресты, СРСУ-1нең 5 нче разрядлы ташчысы.
- Шишкин Александр Федорович, 62 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча 6 нчы разрядлы слесарь.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез