Татарстан киңлекләрне планлаштыру институты Кама агломерациясен үстерү кысасында Түбән Кама шәһәрендә логистика комплексын һәм югары тизлекле тимер юл төзергә тәкъдим иткән.
Шәһәр хакимияте башлыгы Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, тимер юл һәм су аша йөкләр ташуга кагылышлы проектларны гамәлгә ашыру өчен компанияләр белән сөйләшүләр алып барыла.
Иң күр фикер алышу тудырган проектларның берсе – Казан агломерациясен Кама агломерациясе белән тоташтырырга, шулай ук тимер юл транспортының аэропортка кадәр йөрүен тәэмин итәргә тиешле югары тизлекле тимер юл магистрале.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез