Төп бәйрәм чарасы “Манзара” сәүдә үзәге янында узачак, дип хәбәр иткән шәһәр мэры Радмир Беляев. “Түбән Кама өстендә йолдызлар” концертында The Hatters, Фирдус Тямаев, Ришат Төхәатуллин, ABIEM Project һәм “Волга-Волга” төркеме чыгышлары көтелә.
Кунаклар өчен шулай ук балалар, спорт һәм яшьләр мәйданчыклары, ачык һавада Түбән Каманың тарихы һәм киләчәге музее, гастрофестиваль, мото һәм автотехника күргәзмәсе, “Осталар шәһәре” мәйданчыгы әзерләнәчәк. Бәйрәм программасы Түбән Каманың 60 еллык юбилеенв багышланган чараларның бер өлешенә әйләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез