Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашуда хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Музаев сүзләренчә, 2028 елда өченче мәҗбүри имтихан барлыкка киләчәк – телдән тарих буенча, чөнки бу мөһим фән.
Аттестация кертү турында укытучылар, укучылар һәм экспертлар белән фикер алышачаклар, дип өстәде ул. Апробация һәм иҗтимагый фикер алышу үткәреләчәк, шуннан соң 2028 елда тарих буенча телдән имтихан үткәрә башлаячаклар, дип йомгаклады Рособрнадзор башлыгы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез