Россиядә пенсиянең тупланма өлешен алуга 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар хокуклы. Бу хакта " Лента.ру»га Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб хәбәр итте.
Тупланма пенсияне айлык түләүләр форматында алырга мөмкин. Әмма алар тупланган сумма пенсионерның яшәү минимумының 10% тан артып киткән очракта гына мөмкин. Хәзер түләү аена 1520 сумнан югарырак булганда алырга була. Әгәр дә пенсионер билгеләнгән "бусага"дан азрак туплаган икән, ул бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокуклы. Бессараб сүзләренчә, ул якынча 411 мең сумга җитәргә мөмкин. "Түләү алу өчен килешү шартларын игътибар белән укырга кирәк, чөнки сүз дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында бара. Шартларны өйрәнергә һәм түләү турында гариза язарга кирәк", - дип сүзен йомгаклады парламентарий.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез