Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Үкчә авыртса нишләргә? – Укучыбыз киңәше

Үкчәм авыртып күптән интегә идем. Нинди генә ысуллар кулланып карамадым! Үзем файдасын күргәннәрен сезгә дә язып үтәм әле.

Үкчә авыртса нишләргә? – Укучыбыз киңәше

Суган белән сарымсак. Бер баш суган белән 3–5 тырнак сарымсакны изеп, үкчәгә сылап, ике сәгатькә төреп куярга.

Серкә белән тавык йомыркасы. Бер йомырканы сытып, ярты стакан 9 процентлы серкәгә салырга һәм 100 г атланмай кушып, әкрен утта куе мазь кебек булганчы эретергә кирәк. Шуны төнгелеккә сөртеп төреп куясы.

Тоз, бал һәм йод. 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы бал, 2 тамчы йод салып болгатырга һәм үкчәгә сөртеп ярты сәгать тотарга.

Рәсүлә Исламова, Арча

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре