“RT” шушы фильм белән таныштырган. Александр Алясов репортаж героена әйләнгән. “Алясов хәрбиләр гаиләсендә туып үскән. Әтисе Әфганстанда һәлак булган. СВО башланганчы, ир-ат, хатыны белән бергә, озак вакытлар буе Донбасска гуманитар ярдәм белән шөгыльләнгән.
2022 елда фронтка киткән. Яраланып, өенә әйләнеп кайтканнан соң хәрбине мәктәпләргә балалар алдында чыгыш ясарга чакыра башлаганнар”, – дип яза RT . Шулай итеп, Александр 53 яшендә мәктәптә “Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре” фәнен укыта башлаган. Моннан тыш хәрби-ватанпәрвәрлек клубы белән мавыгып киткән. Ул балалар белән походларга, көймәдә йөзүләргә йөри, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә, пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы янаганда нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйли.
“Хәзер офиста эшли алган булыр идемме? Әлбәттә, эшли алыр идем. Әмма миңа ул мәктәптәге кебек канәгатьлек хисе китермәс иде...Биредә менә бу балалар шундый-шундый сораулар бирә. Ә мин аларга җавап таба алам”, – дип уртаклашкан Алясов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез