Статистика мәгълүматлары буенча, узган ел Казанда гына да наркомания диагнозы белән 4,4 мең кеше исәптә торган. Наркомания белән авыручылар арасында 20 яшьтән 39 яшькә кадәрге 3,3 мең кеше диспансер күзәтүендә. 60 яшьтән өлкән 41 кеше исәпә тора. Наркомания белән авыручыларның иң яшь дигәненә әле 18 яшь тә тулмаган. Хәзерге вакытта Казанда наркотикларга бәйлеләрнең саны 4,4% ка кимегән.
Без наркотикларга бәйлелекне үзе кичергән 30 яшьлек Артур (исеме үзгәртелде) белән элемтәгә чыгып, аның язмышы һәм әлеге идеягә бәйле фикерләре турында сораштык.
– Артур, сез хәзерге вакытта наркотикларга бәйлелек белән көрәшәсез. Бу юлга ничек кереп китүегез турында сөйләгез әле.
– 15 ел элек без дустым белән, хәзер инде ул мәрхүм, Авиатөзелеш районына “таблетка” алырга барырга булдык. Бу үзеннән-үзе хәл ителде: безгә күңелсез иде, бераз кәеф күтәреп, үзебезне зурларча тотмакчы булдык. Шулай итеп яман юлга кереп китүемне сизми дә калдым.
– Димәк, сезнең дусларыгыз арасында наркотик кулланучылар бар иде?
– Әйе. Әйтәләр бит синең тирәңдә дүрт миллионер булса, бишенчесе син буласың дип. Ә минем киресенчә, тирәлегемдә гел наркотик кулланучылар иде.
– Сезнең яман юлга кереп китүегезне әти-әниегез ничек кабул итте? Бу бәладән арынырга ярдәм итәргә тырышканнардыр бит?
– Әти-әни өчен зур бәлагә әйләндем мин, алар өчен авыр йөк булдым. Берәр атнага өйдән чыгып югалган вакытларда ничек түзгәннәрдер?! Урлау аркасында даими судлар булды. Әлбәттә, әти-әниләр миңа ничек кенә булса да ярдәм итәргә тырыштылар, тик наркотик кулланганда, әти-әниең, гаиләң, туганнарың турында онытасың. Сине бары наркотикларны ничек һәм кайдан табарга дигән бер генә сорау борчый.
– Артур, наркоманиягә каршы көрәшкә блогерларны җәлеп итмәкче булалар. Сезнең моңа карата фикерегез ничек?
– Минемчә, әгәр кеше наркотик даими кулланырга тотынса, аны туктату авыр. Минем танышларым арасында гаиләдә, эштә проблемалар килеп чыгып, энәгә утыручылар булды Түбән тәгәрәүчеләрне мондый ысул белән туктатып булмаса да, яңарак кулланып карарга уйлаучылар өчен бәлки файдасы тияр мондый чараның.
– Ә сез үзегез ничек наркотиклар кулланудан туктый алдыгыз?
– Туктау уе күптән башымда иде, ләкин тернәкләндерү үзәгенә ятарга батырчылык иткәнче ташлап булмады. Тормышымда бик күп күңелсез хәлләр булды: хатыным белән аерылыштым, үз-үземә кул салып һәм наркотикларны артык кулланып чак үлемнән калдым. Әгәр мин туктамасам, үлгән булыр идем инде. Бары тик кеше үзен-үзе кулга алса гына туктау мөмкин. Бик зур ихтыяр көче һәм теләк кенә яңадан тормышка кайтарырга сәләтле.
Регина Гыйниятуллина
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез