Газетага язылу

Уртача хезмәт хакы аена 105 мең сумнан арткан

Казанда уртача һәм зур предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы күләме 2025 елның тугыз аенда 18,2 процентка артып, 105 мең сумга җиткән.

Казанда зур һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 105,3 мең сумга җиткән. Инфляцияне исәпкә алып, реаль хезмәт хакы сигез айда 7 процентка күтәрелгән. Елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча, Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе ягыннан Екатеринбург һәм Красноярскидан гына калышып, өченче урынны алды, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Кече һәм урта эшмәкәрлекне исәпкә алып, шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 84 мең сумга якын.

Башкалада фән өлкәсендә эшләүчеләргә – 145 мең, мәгълүматлаштыру һәм элемтә юнәлешендә – 141,7 мең, финанс тармагында – 139 мең, электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм тарату тармагында 119,5 мең сум түлиләр. Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендә уртача хезмәт хакы 92 мең сумны тәшкил итә, мәгариф өлкәсендә – 74 мең сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре