Газетага язылу

Үзәк банк төп ставканы киметте

Россия Банкы Директорлар советы бүгенге утырышында төп ставканы 0,25 процентка киметеп, 14,25 процентка калдырган. Бу хакта Банк сайтында хәбәр ителә.

Үзәк банкта билгеләп үтелгәнчә, ел башында Россия икътисадының үсеше берникадәр түбән төшкәннән соң, хәзер ышанычлы төстә үсүен дәвам итә. Шул ук вакытта инфляция дә кимегән. Шулай да ул, элеккечә үк, бер елга исәпләгәндә 4,5% дәрәҗәсендә калган.

Россия Банкы мәгълүматлары буенча, соңгы айларда кредит бирү арткан, якындагы елларда бюджет сәясәтенең алдан күздә тотылгандагыга караганда икътисад өчен кулайрак булуы карала.

«Банк якындагы утырышларында, инфляция акрынаюның тотрыклылыгыннан, шулай ук эчке һәм тышкы шартларны бәяләүдән чыгып, төп ставканы алга таба киметүнең ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуын бәяләчәк», – диелгән хәбәрдә.

Банк мәгълүматларына караганда, 15 июньгә еллык инфляция 5,6% тәшкил иткән.

Үзәк банкта фаразланганча, еллык инфляция быел 4,5-5,5%, икенче яртыеллыкта –4% чамасы булачак. 2027 елда һәм шуннан соң әлеге күрсәткеч максатчан күрсәткечкә якынлашачак.

Россия Банкы Директорлар советының төп ставка мәсьәләсе буенча киләсе утырышы 24 июльгә планлаштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре