Газетага язылу

Үзәк банкта зыян күргән банкноталарны алыштыру мөмкинлеге турында сөйләделәр

Зыян күргән банкноталарны ялган билгеләре булмаса һәм башлангыч мәйданның кимендә 55 проценты саклап калынса, алмаштырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости Россия Банкының Үзәк федераль округы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Яндырылган, күмерләнгән, искергән купюраларны, шулай ук агрессив матдәләр белән зарарланган яки җитештерү брагы булган банкнотларны алыштырырга мөмкин. Берничә өлештән җыелган банкнота, барлык фрагментлар да аныкы булса һәм тулаем алганда башлангыч мәйданның кимендә 55 проценты тәшкил итсә, шулай ук алмаштырыла.

Моннан тыш, Үзәк Банк бер номиналдагы төрле банкноталарның ике өлешеннән төзелгән купюраларны кабул итә. Шул ук вакытта фрагментлар график бизәлеше буенча аерылырга тиеш, ә аларның һәркайсы башлангыч банкнотаның яртысыннан да ким булмаган мәйданын биләп торырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре