Мәдәни фестиваль 27 августта шәһәр үзәгендә – Казан Кирмәненең ишегалдында ачылды. Фестиваль саммитта катнашучыларга республикабызның милли колоритын күрсәтә. Беренче көнне алар Татарстанда киң таралыш алган кәсепләр белән танышты: чигү, тегү, туку эшләренең төрле техникалары буенча остаханәләр карады.
Кичәнең кульминациясе – Илһам Шакировка багышланган трибьют булды. Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме һәм татар эстрадасы артистлары (Илгиз Шәйхразиев, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров) Илһам Шакиров репертуарыннан «Ай, былбылым», «Сәрвиназ», «Идел буе каеннары» кебек танылган җырларны заманча эшкәртүдә башкардылар.
Мәдәни фестиваль 28 августта да дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез