Газетага язылу

Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлый

Россия Федерациясе Федераль Собранисе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлый. Россия парламентының югары палатасы башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка котлау телеграммасы юллаган.

«Сезне һәм республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, – диелә телеграммада. – Мең елдан артык тарихи чор дәвамында Идел буе безнең дәүләт өчен стратегик әһәмияткә ия булып тора,  икътисадый, индустриаль һәм инновацион үсеш үзәкләренең берсе булып кала бирә. Республика башкаласы Казан шәһәре  – дөнья мәдәниятенең чын хәзинәсе. Биредә һәр инфраструктур карар  шәһәр киңлеген оештыруның барлык заманча концепцияләренә ияреп, шәһәрнең үзенчәлеген  һәм милли йөзен саклап, аның бөек үткәненә хөрмәт күрсәтеп, кешеләрнең тормышын максималь уңайлы итү өчен  кабул ителә».

Валентина Матвиенко үзенең котлавында хәзерге вакытта Татарстанда перспективалы инвестицион проектлар гамәлгә ашырылуын, сәнәгать куәтләре модернизацияләнүен, яңа производстволар эшли башлавын ассызыклый.

Шулай ук РФ ФС Федерация Советы Рәисе Татарстанның зур халыкара чаралар үткәрүенә дә басым ясый. «2026 елда биредә диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган  «Россия – АСЕАН» саммиты уңышлы узды. Аның нәтиҗәләре буенча безнең дәүләтнең Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга кагылышлы берничә төп документ кабул ителде», – дип  белдерә Россия парламентының югары палатасы башлыгы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре