Газетага язылу

Валерий Фальков 2026 елгы кабул итү кампаниясендәге «Тынлык көннәре» даталарын атады

2026 елда беренче тапкыр «Тынлык көне» кертелә. «Тынлык көннәре» 3 һәм 7 август булачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».

Укуга кабул итү процессын төгәлрәк итү һәм бюджет урыннарын гаделрәк бүлү максатыннан, боерыклар формалашкан көнне «Тынлык көне» булачак. 

Узган елларда абитуриентлар соңгы минутка кадәр үз карарларын үзгәртә ала иде. Бу хәл күп очракта бюджетта укырга теләүчеләргә каршы эшләде, чөнки соңгы мизгелдә гаризаны яисә раслауны кире алырга мөмкин булды. Нәтиҗәдә, бюджет урыннары буш кала иде.

«Быел 3 август — төрле квоталар буенча керүчеләрне кабул итү көне, ә 7 август — төп кабул итү көне, болар «Тынлык көннәре» булачак», — дигән Фальков «Вести» эфирында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре