Сөйләшүләр барышында Казан мэры метрополитен эшенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм аны үстерү алымнары турында сөйләде. Цифрлы чишелешләр һәм җәмәгать транспорты системасының эшен оештыруга аерым игътибар бирелде.
Фото: kzn.ru
Бүген Казанда 17 чакрым озынлыктагы бер метро линиясе һәм 11 станция эшли. Эшләү дәверендә система 500 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. 2025 елда пассажирлар агымы 40 миллионнан артып киткән.
Ханой вәкиле, үз чиратында, метрополитенны үстерүдә үз тәҗрибәсен тәкъдим итте. Шәһәрдә 20 чакрым озынлыктагы метро линиясе эшли, тагын 80 чакрымга якыны – төзелеш стадиясендә. Киләчәктә гомуми озынлыгы 1,2 мең чакрым тәшкил иткән 22 линиядән гыйбарәт челтәр булдыру ниятләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез