“Әтием күп еллар буе донор булды”, – дигән Президенты ФМБА башлыгы доклады барышында.
Исегезгә төшерәбез: Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков быел май аенда сөйләп үткәнчә, Владимир Путинның әтисе Владимир Спиридонович короновирус пандемиясе елларында “Үлемсез полк онлайн” сайтына (шул чорда булдырылды) кертелгән. Владимир Спиридонович Нева яры буенда “Невский пяточок” плацдармында дошманга каршы сугышкан. Каты яраланган.
Иптәше дошман уты астында аны Неваның икенче ярына (анда госпиталь булган) алып чыккан. Бөек Ватан сугышы елларында “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Владимир Путинның әтисе 1999 елда 88 яшендә вафат булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез