Газетага язылу

Владимир Путин белән туры эфирга 2,5 миллион сорау килгән

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россия Президенты Владимир Путин белән туры эфирга 2 593 040 сорау килгән. Аларның 33 процентын – ир-атлар, 67 процентын – хатын-кызлар юллаган.

«Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы бүген уза. Ул матбугат конференциясе һәм туры элемтәне берләштерә. Төп телеканалларның тапшырулар челтәре өч сәгатьлек эфирны күздә тотса да, тәҗрибә күрсәткәнчә, программа еш кына озаграк дәвам итә. Мәсәлән, 2024 елда аралашу 4 сәгать 27 минут дәвам итте. Бу вакыт эчендә Президент 76 сорауга җавап бирде, шуларның 14е махсус хәрби операциягә кагылышлы иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре