Газетага язылу

Владимир Путин: «Ясалма фәһем таралу – IT-өлкәдә төп сынауларның берсе»

Россия Президенты Владимир Путин ясалма фәһем технологияләре таралуны һәм аларга бәйле куркынычларны мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсендә иң җитди сынауларның берсе буларак атап үткән.

“ТАСС” генераль директоры Андрей Кондрашов Президентның “Диалог о фейках 4.0” форумында катнашучыларга сәламләвен укып үткән. “Бүген мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсендә иң җитди сынауларның берсе булып ясалма фәһем технологияләренең һәм аларга бәйле куркынычларының ыргылышлы төстә таралуы тора”, – диелгән Президентың сәламләвендә. Владимир Путин мәгълүматны саклауны тәэмин итәрдәй, шулай ук цифрлы куркынычларга нәтиҗәле көрәшүгә ярдәм итәрдәй заманча стандартлар һәм кагыйдәләр эшләү зарурилыгын басым ясап әйткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре