Газетага язылу

Владимир Путин шимбә көнне Александр Лукашенко белән очраша

29 август – шимбә көнне Россия Президенты Владимир Путин Белоруссиядәге коллегасы Александр Лукашенко белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Россия дәүләте башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков “Интерфакс” хәбәрчесенә шулай дип хәбәр иткән.

Алдагы көнне Белоруссия Президентының матбугат хезмәтенә якын булган “Пул Первого” телеграм-каналы белдергәнчә, Лукашенко эш сәфәре белән Россиягә килгән. Сәфәр программасында Путин белән сөйләшүләр күздә тотылган. Шулай ук Белоруссия дәүләте башлыгының Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашуы көтелә, диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре