«Киев территориаль яктан юл куярга әзерлек күрсәтми. 2022 елда барысы да соңгы чиккә җитеп, Киев режимы Донбасста сугыш башлагач, Россия Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикаларын танырга әзер булачагын ассызыклады», – диде ул.
Владимир Путин әйтүенчә, Украина хакимияте ул вакытта үз гаскәрләрен чыгарырга теләмәде, соңыннан Истанбул килешүләрен үтәүдән баш тарттылар һәм хәзер бу конфликтны тыныч юл белән тәмамлаудан баш тарталар. «Моңа да карамастан, Мәскәү Киевның әңгәмә алып барырга әзер булуы турында билгеле бер сигналлар күрә», – дип ассызыклады Президент.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез