Газетага язылу

Владимир Путин Төньяк Осетия башлыгы вазыйфасына өч кандидат тәкъдим иткән

Россия Президенты Владимир Путин Төньяк Осетия парламентына республика башлыгы вазыйфасына сайлау өчен 3 кандидат тәкъдим иткән.

Төбәк парламенты бу хакта “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр иткән. Кандидатлар арасында – төбәк башлыгы Сергей Меняйло, “Селенгауголь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Олег Варнавин һәм республика парламенты депутаты Чермен Дудати. Депутатлар 20 сентябрь көнне төбәк парламентының 54 нче сессиясендә республика башлыгын сайлау буенча тавыш бирәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре