Газетага язылу

Владимир Путин: «Зур юл уздык»

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) дөньяда асылда иң зур төбәк берләшмәсенә әйләнде. Россия Президенты Владимир Путин Бишкәктә оешма әгъзалары булып торучы дәүләт башлыклары Советы утырышында шулай дип белдергән.

“Чирек гасыр эчендә ул чын мәгънәсендә зур юл узды. Оешып килүче күп полярлы дөньяның мөстәкыйль, йогынтылы үзәкләреннән берсенә әйләнеп ныгыды һәм үсте”, – дигән ул. Оешмада катнашучылар төрле төбәкләрдә, шул исәптән сәүдә өлкәсендә актив төстә хезмәттәшлек итеп килә. Узган елда Россиянең ШОС илләре белән сәүдә әйләнеше 400 миллиард доллардан артып киткән.

Мәскәү берләшмә әгъзалары белән үзара исәп-хисапларының 98 процентын шушы илләрнең валюталарында башкарып килә, дип билгеләп үткән Президент. “Көн кадагына суга торган бурычлар арасыннан дәүләтләр арасындагы коммерция элемтәләренең алга таба ныгуын аерым билгеләп үтәсем килә. Бу социаль-икътисадый үсешкә, халыкның тормышын яхшыртуга ярдәм итә”, – дигән Владимир Путин. Ул шулай ук ШОС әгъзаларын энергетика өлкәсендә үзара җайга салынулы сәясәтне дәвам итәргә чакырган. Берләшмәгә керүче илләр башлыклары утырыш йомгаклары буенча уртак декларациягә һәм тагын 27 документка кул куйган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре