Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, "Ватаным Татарстан" үзенең лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен редакциягә чакырып кунак итте.
Кайнар бәлешле чәй өстәле янында төрле елларда редакциябездә эшләп киткән олпат шәхесләребез рәхәтләнеп әңгәмә корып, истәлекләрен барлап утырдылар, шаярышып-көлешеп тә алдылар. Журналист лаеклы ялда булса да журналистлыгыннан туктамый: алар хәзерге вакытта эшләүче хезмәткәрләребезгә киңәшләрен биреп, темалар тәкъдим итеп киттеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!







Фикер өстәү
Фикерегез