Газетага язылу

«ВТ» уздырган бәйгедә җиңүче: «Бүләк отачагымны күңелем сизенде»

Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасы «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучыларыбыз арасында бәйге оештырган идек. «Остазлар» брендының матур костюмы Арчадан Алисә Ахуновага эләкте. Җиңүчебез инде бүләгенең куанычын күрә.

«ВТ» уздырган бәйгедә җиңүче: «Бүләк отачагымны күңелем сизенде»

– Газетаны электән әти-әниләр укыды. Берара үзебезнең дә өйгә килде, тик соңгы елларда алдырганыбыз юк иде. Мин милли бизәкләр, киемнәр белән кызыксынам. Бәйге турында ишеткәч, газетага барып язылдым да бәхетемне сынап карарга булдым, – дип сөйләде Алисә, редакциябезгә кунакка килгәч. – Моңа кадәр дә төрле конкурсларда катнашканым булды. Сез уздырган Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйгедә дә үземне сынап караган идем. Монысының нәтиҗәсен дә бик зур түземсезлек белән көттем. «Бүләк миңа булыр», – дип, күңелем белән сизендем. Белгәч, бик нык сөендем. Шунда ук әти белән әнигә шалтыратып, сөенче алдым. Сезгә дә, «Остазлар» бренды хуҗасына да бик зур рәхмәт.              

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре