хәбәрләр
-
Яңалыклар
Бәйрәм чараларында 600 меңләп кеше катнашкан
Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү көннәрендә 600 меңнән артык кеше бәйрәм чараларында катнашкан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бәяләүгә, дәресләрдә кәрәзле телефоннар куллануга һәм чит телләрне өйрәнүгә кагылышлы берничә үзгәреш үз көченә керәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе урынбасары Каплан Панеш сөйләде, дип хәбәр итә «RT» сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан Росреестры 1 сентябрьдә гараж амнистиясе буенча кайнар элемтә оештыра
Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гараж амнистиясе буенча кайнар элемтә оештыра, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары бирелә башлый
1 сентябрьдән икенче яки аннан соңгы баласы туган яки уллыкка алган гаиләләр 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә ала.
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе уку елы алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин уку елы алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул җәйге каникуллар тәмамлануга бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды
Татарстанның аз керемле һәм күп балалы 70 гаиләсендә тәрбияләнүче 150 укучы Казанда узган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар алды. Шуларның 20се – беренче сыйныфка баручылар, ә 130ы – башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч 3-6 ел эчендә җиңеп булган яман шеш төрләрен санап үтте
Вакцина белән дәвалауның яңа ысуллары пәйда булу сәбәпле тән тиресендә, сидек капчыгы, юан һәм нечкә эчәклектә, сөт бизләрендә яман шештән, шулай ук үпкәдә вак күзәнәкле рактан котылырга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге тикшеренү институты фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер әби «элекке хезмәттәшләренә» 2,8 миллион сумнан артык акча күчергән
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе дежур частенә 79 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең аферистлар корбанына әйләнүе турында сөйләгән. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Тукталышларда һава сыйфатын белеп булачак
Һаваның чисталыгын тукталышта белеп булачак. Аның беренчесе Казанның Павлюхин урамындагы тукталышка куелачак. Бу хакта Казанда узган XXI А. И. Щеповских исемендәге фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин әйтте.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән салым штрафларын ун тапкырга кадәр киметергә рөхсәт итәчәкләр
Җиңеләйтә торган шартлар булганда, салым штрафларын кимендә ике тапкыр (ләкин ун тапкырдан да артык түгел) киметергә мөмкин булачак.
-
Яңалыклар
Сулыкларны «Фламинго» судносы белән «Лачын» катеры тикшерәчәк
Бу хакта Казанда узган XXI А. И. Щеповских исемендәге фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин әйтте.
-
Яңалыклар
Россиядә ел башыннан бирле «МАКС» ярдәме белән 2 миллионнан артык «больничный» ябылган
Россиядә җиде ай эчендә «МАКС» мессенджеры ярдәме белән 2,1 миллионнан артык «больничный» дистанцион рәвештә ябылган. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Эшләүче ата-аналарның һәр өченчесе 1 сентябрьдә ял яки отгул алачак
Мәктәп яшендәге балалары булган эшләүче ата-аналарның һәр өченчесе 1 сентябрьдә ял, отгул яки отпуск алырга ниятли.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
2026 елның 1 сентянбреннән Россиядә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Дмитрий Чернышенко Владимир Путинны Олимпия уеннарына нигез салучы белән чагыштырды
Казанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко килде. Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ул «Урам» экстрим-паркында булды.