хәбәрләр
-
Яңалыклар
Казанның 100гә якын шәфкать туташы сугыш кырында ярдәм күрсәтүгә өйрәнгән
Россия Фәннәр академигы, хирург Алексей Шабунин сүзләренчә, Казанның 100ләп шәфкать туташы сугыш кырында ярдәм күрсәтүгә өйрәнгән.
-
Яңалыклар
Казанда автобуслар бәрелеште: зыян күрүчеләр бар
Казанда Горький шоссесында зур юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике пассажир автобусы бәрелешкән, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Чәчен ашаган 23 яшьлек туташны үлемнән коткарганнар
Башкортстан хирурглары 23 яшьлек хатын-кызның ашказаныннан бер йомарлам чәч алган. Туташ үлем хәлендә хастаханәгә китерелгән: аңсыз булган, кан коскан.
-
Яңалыклар
Татарстанда туучылар санын арттыру программасына төзәтмәләр кертү планлаштырыла
Татарстанда 2023-2030 елларга туучылар санын арттыру буенча төбәк программасына (чаралар планына) төзәтмәләр кертү планлаштырыла. ТР Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Галимнәр Җирнең сәер әйләнә башлавы турында кисәткән
Җирнең әйләнүе 3,6 миллион ел эчендә беренче тапкыр зур темпта акрыная башлаган.
-
Яңалыклар
Балтач кызы Малахов тапшыруында бөтен залны «кыздырган»
Һөнәри җырчы түгел ул. Белеме буенча музыка укытучысы.
-
Яңалыклар
29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана
Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана.
-
Яңалыклар
Казанда «РОК-ВОЛНА» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
27 июньдә – Яшьләр көнендә Татарстан башкаласының «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында «РОК-ВОЛНА» Бөтенроссия фестивале узачак.
-
Яңалыклар
Җырчы Марат Яруллин: «Дәрәҗәмне төшереп, 4 ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга җыенмыйм»
Башкортстаның атказанган артисты Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ильмира Нәгыймова белән булган мөнәсәбәтләре һәм аларның аерылышуы аркасында килеп чыккан шау-шу турында җавап бирде.
-
Яңалыклар
Татарстанда юл кырыендагы фахишәләрнең яклаучысын кулга алганнар
Питрәч авылында яшәүче бер ир-атны фахишәләрне яклау турында эш буенча кулга алганнар. Чикләү чарасы Питрәч районы судында билгеләнгән.
-
Яңалыклар
Якындагы көннәрдә Төркиягә очмаска киңәш иттеләр
Туроператорлар, Air Anka авиакомпаниясенең Анталья белән Россия шәһәрләре арасындагы рейслары юкка чыгарылу сәбәпле, якындагы көннәрдә Антальяга турлардан баш тартырга тәкъдим иткән. Бу хакта «Российская газета» Россия Туроператорлар берлеге (РСТ) мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Буа районында эш сәфәрендә
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Буа муниципаль районында эш сәфәрендә, ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсендә катнаша. Утырыш башланганчы Марат Әхмәтов агач эшкәртү цехы белән танышты, минераль ашламалар һәм ит эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперативларында булды.
-
Яңалыклар
Бүген – чик сакчылары көне
-
Яңалыклар
Ел башыннан республикада 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән
Ел башыннан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча гомуми мәйданы 65,1 мең кв. м булган 31 йорт файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 43,2 процентын тәшкил итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россиядә телдән тапшырыла торган имтихан файдасына диплом эшеннән баш тартырга мөмкиннәр
Ясалма интеллект үсеше, телдән тапшырыла торган имтихан файдасына язма диплом эшләреннән баш тартуны да кертеп, югары уку йортларында йомгаклау аттестациясе формаларын яңадан карауга китерергә мөмкин. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков шулай дип белдерде. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.