хәбәрләр
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Балалар һәм яшүсмерләр волейболы – безнең эшнең мөһим өлеше»
Яшел Үзән районының Осиново авылында Карпов исемендәге лицейда узган Татарстан Волейбол федерациясе президиумы утырышында спорт резервын әзерләү һәм балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
2027 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 240ка якын ишегалдын төзекләндерәчәкләр
Татарстанда 2027 елда «Безнең ишегалды» республика программасын әзерләүгә керешкәннәр. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
Путин күп балалы гаиләләр өчен каршерингка тарифлар булдырырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә каршерингка баланслы тарифлар билгеләү һәм күп балалы гаиләләр өчен автопаркны киңәйтү мәсьәләсен тикшерергә кушты.
-
Яңалыклар
Балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов вафат
Бүген, 17 октябрьдә, 76 яшендә балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр ителә.
-
Яңалыклар
Эксперт Кулик Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләрен атады
Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлеген үстерү өчен төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга, сәүдәгә комачаулый торган киртәләрне бетерергә һәм инвестицион багланышларны гадиләштерергә кирәк.
-
Яңалыклар
Арча районы Бирәзәбаш мәчете кайчан төзекләндереләчәк?
«Авылның мәчете бик иске хәлдә.1902 елда ук төзелгән ул. Җомга, гает намазлары шунда укыла. Башка авылларда гыйбадәтханәләрне яңарту турында ишетеп торабыз. Нигә безнекен төзекләндермиләр? Җыйнак кына яңа мәчет салсалар, хәерлерәк тә булыр иде», – дип сорады Арча районының Бирәзәбаш авылы халкы.
-
Яңалыклар
Сергей Кравцов мәктәпләрдә дәресләрне соңрак башлау тәкъдименә җавап бирде
Мәктәпләр ата-аналарның тәкъдимнәрен, якты көн башлануын һәм башка шартларны исәпкә алып дәресләрнең башлану вакытын үзләре билгели. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов шул рәвешле дәресләрнең башлану вакытын иртәнге 9га күчерү тәкъдименә аңлатма бирде, дип хәбәр итә «РБК»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч пенсионерларның бер өлеше ноябрьдә пенсиягә өстәмә алачагын хәбәр итте
-
Яңалыклар
Казанда фигуралы шуу буенча зурлар арасында Россия Гран-прие башлана
Казанның Спорт сараенда 2026/27 елгы сезонның фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие башлана. Ике көн эчендә Татарстан башкаласында дүрт дисциплинада (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз шуу, спорт парлары һәм бозда бию) медальләр уйнатылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнехановка Паркинсон авыруына каршы инновацион препаратлар тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ТАЙМ форумында күргәзмә экспозициясе кысаларында югары уку йорты галимнәре тарафыннан эшләнгән инновацион медицина препаратлары тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда соңгы техник культураларны җыю дәвам итә
Республикада кыр эшләренең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм туфракны төп эшкәртү турында бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
ТР Төзелеш министры республикада еллык төзелеш планының 97%ка үтәлгәнен хәбәр итте
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Әтиләр көне һәм Юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады
Иртәгә, 18 октябрьдә, Россиядә Әтиләр көне һәм Юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
-
Яңалыклар
Фиджитал-спорт мәктәп программасына өстәмә модуль буларак кертелергә мөмкин
Мәктәп программасына фиджитал-спорт өстәмә модуль буларак кертелергә мөмкин, хәзер Россиянең берничә төбәгендә аны сынау бара, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия Мәгариф министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Александр Бугаев.
-
Яңалыклар
Депутат 3 процентлы ташламалы ипотеканың кемнәргә бирелүе турында сөйләде
Авылда яшәүче социаль өлкә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирендә гомер итүче махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның хатыннары 3 процентлы ташламалы ипотека алырга хокуклы. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Екатерина Стенякина РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».