Киләчәк хакына
Яңа мәктәпләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов катнашында 29 августта видеоэлемтә аша ачтылар. Сүз уңаеннан, 2010 елдан башлап республикада 115 гомуми белем бирү объекты төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу – 75 меңнән артык укучыга яңа урын дигән сүз. «Төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм бу объектларда хезмәт куйган һәркемгә уку елы башында соңга калмыйча тапшыруыгыз өчен аерым рәхмәт белдерәм. Укытучыларга да рәхмәт. Нәкъ менә сез яңа мәгариф киңлекләрен лаеклы эчтәлек белән тулыландырасыз», – диде Рөстәм Миңнеханов тантанада.
Әгерҗедә
Әгерҗе районында яңа мәктәп ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Ул 1 нче гимназия укытучыларын, укучыларны, аларның әти-әниләрен Белем көне белән котлады.
– Бүген республика бюджетының өчтән бер өлеше мәгариф өлкәсен үстерүгә тотыла. Бу алай гына түгел, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Нәкъ менә республиканың киләчәге яшь буынның белеменә бәйле. Татарстан икътисадының мондый күп акча кертүе, ел саен дистәләгән мәктәп һәм башка мәгариф учреждениеләре төзергә, меңләгән объектны төзекләндерергә мөмкинлек бирүе бик мөһим. Әлеге гимназия Әгерҗе районында булачак зур үзгәрешләрнең башлангычы булсын.
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов әлеге мәктәпне ун ел буе көтүләрен әйтте. «Гимназия заманча, барлык кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителгән. Лабораторияләр, укыту сыйныфлары, спорт мәйданчыклары да бар, болар барысы да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк», – диде ул. Гимназия директоры Раушания Азиятуллина белдергәнчә, 1936 елда төзелгән мәктәп авария хәлендә булган. Туксан еллык тарихы булган мәктәпне яңа бинага күчерү – үзе бер бүләк. Моннан ике ел элек гимназиягә Советлар Союзы Герое, диңгезче Асаф Габдрахманов исеме бирелгән. Белем йорты 500 урынга исәпләнгән.
Минзәләдә
– Безнең татар гимназиясен өр-яңа мәктәпкә күчерделәр. Шул ук коллектив һәм укучылар белән. Ул «Күппрофильле «Мирас» гимназиясе» дип атала. Моңа кадәр 321 бала укыса, хәзер алар 462 гә җитте. 1 нче сыйныфка 31 бала килде. 40 укытучыбыз бар. Шунысы да мөһим: кайчандыр гимназияне тәмамлаган алты укучыбыз үзебездә укытучы булып эшли, – ди гимназия директоры Лилия Галиева. – Барыбызның кәефе яхшы. Яңа мәктәпкә укучылар да, укытучылар да бик сөенә. Мондый заманча мәктәп безнең районда юк иде әле. Иске гимназиядә интерактив такталар да, укыту җиһазлары да җитми иде. Ә монда барлык шартлар тудырылган. 250 балага исәпләгән ашханә, китапханә, уку залы, компьютер сыйныфлары да бар. Барлык җиһазлар да заманча.
Татар теленә мөнәсәбәт турында да кызыксындык.

– Татар телен ныклап өйрәтәбез. Әти-әниләр каршы түгел. Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк, диләр. Тәрбия эшләрен дә туган телдә алып барабыз. Шулай ук түгәрәкләрне дә. Әле менә янымда вокал укытучысы утыра. Ул татарча җырлар өйрәтә. Җиңел түгел, ди. Хәзер бит руслашкан татар балалары да бар. Бүген бәйрәмдә дә татарча җырлар гына яңгырап торды. Үзем дә татарча гына сөйләдем, – ди Лилия Галиева.
Буада
Ә менә Буада яңа башлангыч мәктәп ачылды. Ул бина 192 балага исәпләгән. 2 нче лицейның аерым корпусы бар хәзер. Бу инде – икенче смена да бетәчәк, дигән сүз.
– Мәктәп бик матур килеп чыкты. Спорт белән шөгыльләнергә дә, уйнарга да мәйданчыклар бар. 1 нче сыйныфка өч төркем кабул итәбез. Бер татар сыйныфы булачак. Әти-әниләрнең татарча укыту теләге арта бара, – ди Буа район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Македонская.
Кукмарада
Кукмара районының Манзарас җирлегендә 500 балага исәпләнгән татар гимназиясе ачылды. Хәзерге вакытта 400 дән артык укучы белем ала. Әле килергә теләүчеләр тагын да бар икән. 1 нче сыйныфка 37 баланы кабул иткәннәр.
– Татар гимназиясе шәһәрдә урнашкан иде. Шуның урынына яңасы ачылды. Ул чын татар үзәгенә әйләнәчәк. Татар гореф-гадәтләре, үзебезнең җырлар, биюләр, татар рухы булыр. Укучылар милли киемнәрдән йөри. Егетләрнең башында – түбәтәй, өсләрендә – чигүле жилетлар, – ди Кукмара районы мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Әхмәдуллин. – Балалар да, әти-әниләр дә сөенә. Чын бүләк булды бу. Моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт. Кызларга да, егетләргә менә дигән технология кабинетлары булдырылды. Информатика кабинетына гына 80 нән артык техника кайтты. Иң зур актлар залы да монда. Ул 192 урынга исәпләнгән. Спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр бар.

Әлеге гимназияне ачу тантанасына Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде.
– Сез уку елын шундый яхшы шартлар булган биналарда башлап җибәрәсез. Бу – укучылар, укытучылар өчен генә түгел, әти-әниләргә дә зур сөенеч. Кукмарада бик тырыш халык яши. Сез моңа бик лаек. Белем йортларында бары тик җылылык, үзара хөрмәт, татулык кына хөкем сөрсен, – диде Илсур Һадиуллин. – Шулай яңа белем учаклары төзелә, мәктәпләр төзекләндерелеп, уку өчен уңай мөмкинлекләр тудырыла һәм алардан балалар төпле белем алып чыга икән, бу – безнең казанышыбыз һәм киләчәгебез.
Республика мәктәпләрендә быел 511 мең 996 бала (Казан мәктәпләрендә –183 708) белем алачак. Шуларның 44 мең 373 е – 1 нче сыйныф укучылары.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез