БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров быел кышның кайчан һәм нинди булып киләчәге турында сөйләде.
– Быел кыш узган елгы шикелле карлы булырга тиеш түгел. Кар – аз, кыш салкын булыр. Чын кар декабрьнең унысына хәтле яварга тиеш. Менә шунда гына кыш башланачак. Ноябрь аенда 4-5 тапкыр кар күренеп алыр, тик ул эреп бетәчәк. Узган ел кышка фаразлар әйткәндә, көрәкләрегезне әзерләп куегыз, кар күп була дигәч, кибеттә көрәк калмады, алып бетерделәр. Кайбер кибетчеләр килеп, миңа рәхмәт тә әйтеп китте. Хәтта 7 ел яткан көрәкләрен дә сатып алып бетергәннәр, – дип бүлеште ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Ватан геройларына багышланган кичә алдыннан Камал театрының фойесында халыкны үзенә чакырып торган бик матур урын бар иде.
ЗАГС хезмәте ул турыдан-туры кеше тормышына бәйле. Сөенечләр дә, көенечләр дә шунда юл тотарга мәҗбүр итә. Димәк, нечкәреп беткән күңел кыллары өзелмәсен дип тә, шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашырга да хезмәткәрләрдән аеруча игътибар таләп ителә.
15 декабрь көнне Төмән шәһәрендә 19-20 һәм 21-23 яшьлек чаңгычылар арасында Бөтенроссия ярышлары башланды.
Бу ялларда Казанга барырга туры килде. Каланыкылар авылларга кайтып беткәндер, Казан урамнары бушагандыр дисәк тә, алай булмады. Юл тулы да хәрәкәт иде (барганда гына түгел, хәтта кайтканда да, ике якка да агылды гына машиналар).
Кемдер гомере буе яхшырак яшәргә хыялланса, яңа җирләр, романтика эзләсә, кемдер үзе яшәгән урынны иң яхшысы дип саный.
Күпләр хәзер туйлар, туган көннәрне уздырыр өчен кафе һәм рестораннарны сайлый. Тик өйләрендә бәйрәм итүчеләр дә бар әле. Андыйлар табынны я үзләре кора яки бу эшнең осталарын дәшә. Балтач районының Кариле авылында яшәүче Гөлфәния Мәхмүтова заказга бәйрәм өстәле әзерли. Аның белән табын кору серләре турында сөйләштек.
«Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX – юбилей съезды уңаеннан ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән ирешкән уңышлар, борчыган мәсьәләләр һәм авылның бүгенге хәле турында сөйләштек.
Җитешмәгән җире юк! Питрәч районының Иске Шигали авылы кызы, КФУ студенты Саимә Шаһиәхмәтованың башкарган эшләрен санарга кул бармаклары җитми. Кешеләргә булышудан тәм табучы кыз быел «Игелекле Татарстан» бәйгесенең «Ел волонтеры» номинациясендә гран-при яулады.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләре билгеле булды.
Фикер өстәү
Фикерегез