Газетага язылу

Ханты-Манси автоном округында үрнәк татар туен күрсәттеләр

Кичә Ханты-Манси автоном округының Куть-Ях бистәсендә тамашачылар «Кедр» мәдәният йортына җыелды. Анда җирле халык бистәнең 51 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм кысаларында тамашачыларга «Килен төшерү» йоласы күрсәтелде.

Ханты-Манси автоном округында үрнәк татар туен күрсәттеләр
Фото: tatar-congress.org

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йола буенча каенана киленгә символик бүләкләр тапшырды. Алар арасында гаилә бәхете һәм иминлек билгесе булган бал, май һәм чәк-чәк бар иде. Аннары яшьләр бәйрәмчә бизәлгән капка аша уздылар. Бу яңа гаилә статусына күчүне, нәсел тарафыннан кабул итүне һәм кунакларның фатихасын аңлата. Чараны «МашАллаһ» җыры астында күмәк түгәрәк уены йомгаклады.

«Буыннан-буынга: туй йолалары» проектын Нефтеюганск районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра. Проект Югра губернаторы гранты ярдәмендә эшләнә. Проект кысаларында төрле милләтләрнең туй йолалары һәм гореф-гадәтләре торгызыла, диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре