Газетага язылу

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа сезонны башлады

Быел проектның урыны үзгәрде. Биергә яратучыларны Камал театрының яңа бинасы янәшәсендә көтеп калалар. «Хәркәттә – бәрәкәт» һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә башлана. Быел ул алтынчы тапкыр халыкны үзенә җыя. Урыны үзгәргәч, килүчеләр бик күп булмас дип уйлаучылар ялгыша. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының башлануын көтеп торган тугры катнашучылары нәкъ вакытына билгеләнгән урынга җыелды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа сезонны башлады

Алып баручылары да бик шаян. Биюче Алсу Мәгъсумҗанова белән Кариев театры артисты Булат Гатауллин тандемы тамашачыларны бик тиз «кыздырды», шаяртып та алалар, төртмә сүзләр белән шелтәләп тә куялар. Кыскасы, халыкның кәефен күтәрә беләләр.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан шәһәре мэриясе тәкъдиме белән Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырыла. Биергә җыелучыларны Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде. «Зур рәхмәт килгәнегез өчен. Быел урынны алмаштырдык. Бу күчеш хәерлегә булсын. Бер-берегезгә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кайда узуын хәбәр итегез, дусларыгызны да, туганнарыгызны да чакырыгыз, һәр пәнҗешәмбе бергәләп биербез. Хәерле сәгатьтә!» – диде ул.

Проектның ачылышына Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованы да чакырганнар иде. Ул халыкка үзенең җырларын бүләк итте. Музыкантлар Марсель Вахитов, Айдар Абдрахманов, Милена Муллашева кич буе бию көйләрен уйнап торды. Халыкны татар биюе хәрәкәтләренә биючеләр Алия Мөхәммәтгалиева, «Яз» халык биюләре ансамбле җитәкчесе Рафаэль Мустяков өйрәтте. «Түгәрәк уен», «Күчмә бию», «Күпер» кебек биюле уеннарда татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә бик теләп катнашты. Биючеләр арасында калфаклы нәни кызлар да, түбәтәйле бабайлар да – барысы да бар иде. Камал театрына килгән тамашачы да спектакль башланганчы рәхәтләнеп Кабан күле буендагы мәйданда күңел ачты.

Апас районының Биябаш авылыннан кызы белән спектакль карарга килгән  Гөлфизә Гатиятова да мондагы тамашаны шаккатып карап  утырды. «Яшь чакта без дә бии идек. Мәктәптә укытучы булып эшләгәч, балалар белән дә гел чыгышлар ясарга туры килде», – дип искә ала ул.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында «Бию көрәше» дә уза. Җәй буе иң яхшы биючеләрне билгеләячәкләр һәм җиңүче 30 августта игълан ителә. Бу юлы ир-егетләр көч сынашты. Тамашачы мәхәббәтен алар арасыннан җырчы Рифат Зарипов төркемендә биеп йөрүче егет Нәргиз яулады.

Быел Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында татар биюләреннән тыш, мари, чуаш, удмурт, мордва, рус, башкорт биюләре хәрәкәтләрен дә өйрәтәчәкләр.

                                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре