Газетага язылу

Хезмәт туе: республикада, төбәкләрдә, чит илләрдә Сабан туйлары гөрли

13 июньдә автокаланың Яр буе паркында халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабан туе гөрләде. Чаллы халкын һәм бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе, Парламент һәм Хөкүмәт исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады.

Хезмәт туе: республикада, төбәкләрдә, чит илләрдә Сабан туйлары гөрли

Кунакларны керә-керешкә «Авыл» һәм «Әкият» мәйданчыклары каршы алды. Әйтик, «Авыл»да Чаллыда яшәүче халыкларның традицияләре белән таныштырдылар. Мәртәбәле кунаклар, традиция буенча, колгага чигүле сөлге бәйләде.

Бәйрәмнең ачылыш тантанасы исә берьюлы берничә истәлекле датага: Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Чаллының – 400, КАМАЗның 50 еллыгына багышланган иде. Театральләштерелгән тамашада ике меңнән артык кеше катнашты.

Сабан туе кунакларын сәламләгәндә, Марат Әхмәтов Чаллының үзенчәлекле шәһәр булуын ассызыклады.

– 1960 нчы еллар ахырында бөтен илдән килгән яшьләр, баракларда һәм тулай торакларда тормыш башлап, яңа урында яңа шәһәр, дөньякүләм исемдәге автогигант төзеде. Бу – аеруча бер ихтыяр һәм фидакарьлек күрсәткән буын. Алар – игелекне, дуслыкны бәяли, уңышларга шатлана белә торган кешеләр. Һәм ул буын туган шәһәрләрен үстерүне дәвам итүче лаеклы дәвамчылар тәрбияләгән, – диде Парламент спикеры, бәйрәм белән котлап. Ул шулай ук Чаллының икътисадый яктан алга киткән шәһәр булуын да билгеләп үтте. – Шәһәр хакимияте автокаланы үстерү җәһәтеннән системалы һәм масштаблы эш башкара. Чаллының киләчәктә үсеш өчен мөмкинлекләре зур.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хезмәт батырларына рәхмәтен җиткерде.

– Бүген без хезмәте һәм туган җиргә булган мәхәббәте белән ярты миллионлы Чаллы халкының мул тормышын тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарындагы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә даими рәвештә шәһәр халкы табынына озатыла торган сыйфатлы продукция өчен рәхмәт белдерәбез, – диде ул.

Сабан туе мәйданында төрле тармакларда уңышка ирешүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды. Ә бәйрәмнең иң көтеп алынган мизгеле – көрәш батырларын ачыклау кичкә кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә Чаллы Сабан туеның абсолюты батыры булып икенче ел рәттән Азат Габдрәшитов танылды. Чаллы өчен көрәшүче Актаныш егете тәкә һәм «Лада Веста» машинасына лаек булды. Хәлиткеч алышта ул Элдар Хәмитовтан өстен чыкты.

Әлмәттә узган Сабан туенда халыкны республика җитәкчелеге исеменнән милли бәйрәм белән вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров котлады. Баш батыр булып исә Ирек Шәяхмәтов танылды.

Сабан туйлары Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә узды. Татарның милли бәйрәме Ленинград өлкәсендә һәм Сарапулда гөрләде. Бакуда исә Каспий Сабан туе узды. Аны быел Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшел Үзән районы хакимияте оештырды.

Бу атнада бәйрәм Татарстан башкаласын колачлаячак. Сабан туе 19 июньдә Казан ипподромында башланып китә, ә 20 июньдә Казанның өч мәйданчыгында – Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле буендагы урман паркында төп бәйрәм программасы оештырыла. Халыкны бәйрәмгә милли киемнәрдән килергә чакыралар.

Мирный бистәсендәге бәйрәм мәйданчыгында Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнарының ишегалды оештырылачак. Аккош күле буенда Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары бәйрәм кәефе өләшәчәк. Дәрвишләр бистәсендә кунакларны Балтач һәм Саба районнары ишегалларында көтәләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре