Йәмән башкаласы Санада идарә итүче хөсиләр хакимияте Согуд Гарәбстанына ракета һөҗүмнәре ясады. Дөрес, беренче адымны согудләр атлады. Алар Сананың халыкара аэропортына һөҗүм иттеләр. Аэропортка Иран самолеты төшеп утырырга тиеш иде. Согуд һөҗүме нәтиҗәсендә аның очу полосасына зыян килде. «Әнсаруллаһ» хәрәкәтенең югары җитәкчелеге вәкиле Мөхәммәд әль-Фәрах шуннан соң Бәб-әль-Мәндәб бугазын ябу идеясен күтәреп чыкты. Хәрби җитәкчеләрнең берсе Мүҗиб Шәмсән әль-Йәмәни: «Тиздән безнең изге ракеталарыбыз һәм пилотсыз очкычларыбыз Согуд Гарәбстаны аэропортларына һәм башка объектларына барып җитәчәк», – дип белдерде. Белдерү артыннан ук интернетта Йәмән ракеталарының берсенең Согуд Гарәбстанындагы Әбһә шәһәре аэропорты тирәсенә килеп төшүен күрсәткән видео, шулай ук һөҗүмнәрдән соң шәһәр өстенә күтәрелгән төтен һәм шәһәрдәге Patriot зенит-ракета комплексы ракетасы төшкән урында барлыкка килгән кечкенә чокырның видеосы пәйда булды. Беренчел мәгълүматларга караганда, алты ракетаның берсе аэропортка тигән, икесе хәрби базага, берсе шәһәр эченә килеп төшкән, ә тагын ике ракета һава һөҗүменнән саклану чаралары тарафыннан бәреп төшерелгән. Согуд Гарәбстанының көньягындагы Әсир төбәгендә урнашкан хәрби аэродромга һөҗүм, король Халид исемендәге авиабазага ракеталар яңгыры, Җиддәнең утка тотылуы күзәтелде. Согуд җитәкчелеге ракеталарның бәреп төшерелүен әйтә, әмма бәйсез чыганаклар һөҗүмнең уңышлы булуын раслый.
Трамп согудләрнең хөсиләргә каршы һөҗүмен хуплады. Әмма яңа фронт ачылу глобаль икътисадка начар тәэсир итәчәк. Һүрмүз бугазы тирәсендә тартыш та көчәя. Вашингтон Иранны блокадага алачагын игълан итте. Бер үк вакытта янкилар сәүдә корабларын үз канатлары астына алып, бугаз аша үткәрәчәкләрен гарантияләргә тели. Алар гарантиясенә ышанып, Һүрмүз аша үтәргә ниятләгән берничә танкер иранлылар һөҗүменә дучар булды һәм зыян күрде. Трамп сугыш чыгымнарын төбәктәге биш гарәп иленнән күтәртмәкче. Моннан тыш бугаз аша үткән кораблардан 20 процентлык пошлина да каерырга тели.
Көньяк Иранга Америка һөҗүмнәре дәвам итә. Фарсылар да Америка базаларына ракета һәм дроннар яудыра. Диңгез сугышлары кызып ала.
Brent сортлы нефть бәясе сишәмбе иртәсендә 85 долларга кадәр җитте. Иң күп кара алтын экспортлый торган төбәктә сугыш уты дөрләвен исәпкә алганда, бу артык зур бәя түгел. Интернетта Согуд Гарәбстанының нефть эшкәртү заводларының берсенә төшеп шартлаган билгесез объект видеосы таратыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез