Газетага язылу

Хуш, җылы! Татарстанда төньяк циклон хакимлек итәчәк

Соңгы араларда урыны белән көчле, яшенле яңгырлар явып узды. Чәршәмбе – 26 августта, республикага төньяк циклон үтеп керү сәбәпле, һава температурасы төнге сәгатьләрдә +8...+13 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбе – 27 августта тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы +16...21 градус, төнлә +7...+12 градустан артмаячак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 һәм шимбә – 29 августта явым-төшем көтелми. Тагын да салкынайта. Көндезге сәгатьләрдә нибары +11...+16, төнлә +4...+9 градус булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре