Газетага язылу

«Зәкят» хәйрия фонды 400 гаиләгә 20 тонна гошер тарата

25 сентябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошерне таратты.

Биш тонна гошерне Казанның 100 аз керемле һәм күпбалалы, балалары авыру, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә өләштеләр. Билгеле булганча, узган шимбә – 19 сентябрьдә Татарстанда Гошер көне узды. Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерде. Азык-төлек аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла. «Гадәттәгечә, сентябрь аенда гошер сәдакасы җыеп тапшырабыз.

Быел «Зәкят» хәйрия фонды исеменнән 400 дән артык мохтаҗ гаиләгә 20 тоннадан артык яшелчә алачак. 350сенә инде тапшырдык. Бу эштә барлык районнар катнаша. Иң активлары – Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск һәм Кукмара районнары, алар инде ничә ел беренчелекне бирми. Яшелчәгә килгәндә, күбрәк бәрәңге, шалкан, ташкабак, кишер, суган, чөгендер – барысы да үзебездә үстерелә», – ди «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрдәнов.

Гошер көне Татарстанда 2017 елдан бирле үткәрелә. Гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда – 827 тонна, 2024 елда – 968 тонна, 2025 елда 1201 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылды. «Мондый хәйрия чарасы оештырганнары өчен зур рәхмәт. Без, пенсия алучыларга бу бик зур ярдәм. Гошер сәдакасын алып килгән һәркемгә Аллаһ Тәгалә көтмәгәндә килә торган бәхет-шатлыклар бирсен», – ди ярдәм алырга килгән Рәхимә Ибрашева. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре