– Закир, эх, күзләрем күрсә иде, дип өзгәләнгән чакларыгыз буламы?
– Андый чаклар була дип әйтмәс идем. Авырлыклар булганда берникадәр күңел әрни. Бәлки күзләрем күрсә, җиңелрәк булыр иде дип, кинәт кенә шундый хис барлыкка килергә мөмкин. Ләкин аларны җиңәм. Мин үземнең халәтемә ияләшкән инде. Бер таныш кеше: «Син бит сукырлыкны сатып алмадың», – дигән иде. Һәрвакыт кыенлыкларны җиңеп барырга туры килә. Әлбәттә, янәшәмдә иптәшләрем, хезмәттәшләрем бар. Алар минем бу халәтемә басым ясамый, хәтта онытып та җибәрәләр. Чөнки мин үземне дөрес итеп куям. Кызгану хисе тудырырга мөмкинлек бирмим. Миңа үзегезгә караган шикелле бертигез карагыз, дим. Алар: «Без синең күрмәвеңне кайвакыт онытып та җибәрәбез», – диләр. 1995 елда «Заман» төркеме белән Камал театрында беренче концертыбызны куйганда, сәхнәгә Юныс абый Сафиуллин чыкты. «Үз мөмкинлекләрегезне сез әле үзегез дә белеп бетермисез», – дип әйткән иде. Дүртьюллык шигырен дә бүләк итте.
– Күрмәүчеләр өчен иң зур уңайсызлык – ул нәрсә?
– Иң зур уңайсызлык – күзле кешеләрнең адекват мөнәсәбәте булмау. Я алар бөтенләй битараф, яисә кызгану хисе сизелә.
Күрмәүчеләр дә үзләрен башкалар кебек үк файдалы кеше итеп тоярга тели. Аларның да кирәкле булып яшисе килә.
Быел Россия күрмәүчеләр җәмгыятенең 100 еллыгы узды. Советлар Союзы вакытында аның ил буйлап оешмалары эшләде һәм безнең аерым бер тормыш иде. Заводлар, фабрикалар эшләп торды. Мин – Новосибирск, Омск шәһәрләрендә үзем дә шушы системада хезмәт куйган кеше. Казанга килгәч, «Электроконтакт» җитештерү берләшмәсенә эшкә урнаштым. Бүген бу оешмалар ябылу дәрәҗәсендә, кайберләрендә генә эш белән тәэмин итү бара. Һәм бу – зур проблема. Күрмәүчеләрнең күбесе пенсия акчасын көтеп өйдә утыра. Ләкин безнең арада үз урынын тапкан кешеләр күп: массаж ясаучылар, юристлар шактый, IT индустриясе өлкәсендә эшләүчеләр дә бар. Күрмәүчеләр арасында төрле өлкәдә бөтен дөньяга танылган шәхесләр дә аз түгел. Мисал өчен, Америка җырчысы Стиви Уандер 21 тапкыр «Грэмми» премиясенә лаек булган. Күзлеләр белән бертигез дәрәҗәдә IT программалар иҗат итеп язучылар бар. Чөнки заманча технологияләр компьютерны үзләштерергә мөмкинлекләр бирде. 35–40 еллар элек, эх, безгә дә газета битләрендә басылган язмаларны уку мөмкинлеге булса иде, дип хыяллана идем. Хәзер, Аллага шөкер, экрандагы булган мәгълүматны үзләштереп була. Смартфоннар, компьютерлар өчен виртуаль синтезаторларга нигезләнгән махсус программалар барлыкка килде. Бу – зур казаныш. Меңләгән күрмәүче кеше хәзер банк хезмәтләреннән үзләре онлайн файдалана. Түләүләрне үзебез башкарабыз. Бу яктан без ярдәмгә мохтаҗ түгел. Таксида барганда да кая алып барганын күрмәсәм дә, кая барганны, күпмедән барып җитәсен тавыш системасы белән миңа телефоным хәбәр биреп бара.
– Бәхетсезлеккә юлыгып, бүген күрми башлаган кешеләр, балалар, аларның әти-әниләре кая мөрәҗәгать итә ала?
– Кемдер кинәт кенә күрү сәләтеннән мәхрүм була икән, бу – зур фаҗига. Мин моны беркемгә дә теләмәс идем. Безнең Татарстанда да, гомумән, ил буйлап та сукырлар җәмгыятьләре, бүлекчәләр бар. Казанда, Серов урамындагы 7 нче йортта тернәкләндерү-мәдәни үзәге дә эшли. Анда китапханә дә, башка бик күп мөмкинлекләр дә бар. Компьютерны, телефонны үзләштерергә махсус курсларда ярдәм итәләр. Махсус хәрби операциядә күрү сәләтен югалткан кешеләр дә шунда килә.
Күпләр башта югалып кала. Тик мондый вакытта югалып калырга ярамый. Мәскәү янындагы Волокаламск шәһәрендә тернәкләндерү үзәге эшли. 2–3 айга барып кайтырга була. Анда яраклашу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Мондый үзәкләр элек сугышта сукыраеп кайтучылар өчен ачылган булган. Аннары инде тормышта да күрмәүчеләр өчен махсус программалар кирәклеге ачыклангач, үзәк үз эшен дәвам итә. 1984 елда мин Алтай краенда шундый үзәктә булдым. Анда ашарга пешерергә, кер юарга, тегәргә, агач эшкәртү, слесарь хезмәтенә дә өйрәттеләр. Без эшли алмый торган эшләр күп түгел. Машина гына йөртә алмыйбыз. Мин күрмәүчеләр арасында башыннан ахырына кадәр үзе йорт күтәргән кешеләрне дә беләм.
– Шаккатыра да, шул ук вакытта сокландыра да.
– Тоемлау хисе дә көчле. Бигрәк тә тумыштан күрмәүчеләрнең. Бала чактан ук күрү сәләтеннән мәхрүм булучыларга яраклашу җайлырак та. Чөнки без дөнья яктысын күрмәгән. Теге яки бу хезмәтне башкару өчен үз эшебезне җиңеләйтү чараларын эзлибез.
Безнең мөмкинлекләребез чикле түгел, безнең мөмкинлекләребез чиксез. Без беркемнән дә ким түгел.
Күрмәүчеләр өчен махсус тавыш порталы да барлыкка килде. Без анда икешәр йөз кеше җыелып, дәресләр үткәрәбез. Компьютерлар, смартфоннар буенча дистанцион рәвештә бер-беребезгә ярдәм итәбез. Электрон мәгълүматлардан, китаплардан файдалану мөмкинлеге дә җайга салынды.
– Сез инвалидлык пенсиясенә генә яши алыр идегезме?
– Юк, мин пенсиягә генә яши алмас идем. Ул хәзер беренче төркем инвалидлар өчен бик кечкенә дә түгел түгелен. Ләкин мәнфәгатьләрем бик күп, хәрәкәтләнәсем, яшисем килә. Ике телефоныма гына да аена өч мең сум акча салырга кирәк.
– Сез барыбер юлын табар идегез, әйеме?
– Барыбер югалмас идем, юлын табар идем. Мин – яхшы менеджер. Үз-үземә концертлар оештырам. Бу эшнең нинди авыр икәнен беләсез. Бөтенесе белән элемтәгә керәм. Ике телдә фикер йөрткәч, үземдә дипломат сәләтен дә ачыкладым. Кемнәр белән генә, ниләр турында гына сөйләшелми. Оештыру эшләрендә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә, аңламый торган кешеләр дә бар бит. Мин аралашканда кешенең психологик портретын ясыйм. Аның кем икәнен аңлау өчен миңа 5–6 минут вакыт җитә.
– Сез һәрвакыт юлда, төбәкләргә дә чыгып китәсез. Соңгы вакытта еш кына мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, алар алдында патриотик тәрбия темасына чыгыш ясыйсыз.
– Советлар Союзы 15 республикадан торган көчле ил иде. Мин шул чорда туган, шул дәүләт баласы. Соңгы 34 ел эчендә Советлар Союзы турында берни белми торган буын үсте. Кыйммәтләр, тормышка мөнәсәбәт үзгәрде. Мәктәпнең белем бирү системасы да башка. Безнең ул очрашулар ике телдә бара. Кайтавазлар да бик әйбәт. Әйе, аңлап бетермәүчеләр дә бар. Мин – һәр күзәнәгем белән ил патриоты. Мәктәптә дә яхшы укыдым. Илебез тарихын яхшы беләм. Ә инде үз иленең тарихын белгән кешенең Ватанын яратмавы мөмкин түгел. Хәзерге вакытта бу хисләрне балаларда тәрбияләргә кирәк. Мин әдәбият һәм җыр сәнгатенең Бөек Ватан сугышы чорында, хәзер махсус хәрби операция вакытында нинди роль уйнаганлыгын балаларга сөйлим. Кирәкле җыр, әйбәт шигырь ул һәрвакыт яу кырындагы егетләребезне рухландыра. Муса Җәлил һәм аның батырлыгы хакында, «Җырларым» шигырен яттан сөйлим. Укытучылар бу чыгышларга бик рәхмәтле. Балалар да әйбәт кабул итә. Мин үзем дә ләззәт алам. Без бит радио тыңлап үстек. Элек бит шигырьләрне матур сөйлиләр иде. Радио дикторлары өчен дә махсус мәктәпләр булган, укытканнар. Совет чорындагы дикторларның тавышлары минем әле дә колакта яңгырый. Хәзер генә кем ничек тели, шулай сөйли. Миңа күренекле сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров белән дә эшләргә туры килде.
– Закирның өендә дә шигырь дөньясы бит. Гөлүсәнең иҗатына үз фикерегезне җиткерәсезме?
– Гөлүсә шигырьләрен иң беренче тыңлаучы да, тәнкыйтьләүче дә мин. Ул мине төнге өчтә дә: «Кара әле, нинди шигырь яздым, тыңлап кара әле», – дип уятырга мөмкин. Мин аның исеме танылуга бик шат. Китаплары да Россия буйлап тарала. Укучылары бик ярата. Аның сүзләренә бик күп җырлар барлыкка килде. Хәзерге вакытта дүрт шигырьләр җыентыгы бар. Хәтта балалар өчен дә «Төлке баласы Тим Тим» дип аталган әкиятләр китабы чыкты.

– Гөлүсә Шаһбанның сәхнәгә чыгып җырлый башлавын Закир Шаһбан ничек кабул итте?
– Әйбәт кабул иттем. Ул җырчы түгел, ләкин мин аның белән шөгыльләндем, башкару осталыгын шомарттым. Хәзер мин тулы хокук белән, Гөлүсә – автор-башкаручы, дип әйтә алам, чөнки ул үз җырларын үзе җырлый. Концертларда аның җырлавын тамашачы да ярата.
– Гастрольләргә чыгып киткәндә сезнең өчен иң авыры нәрсә?
– Иң авыры – юл. Сәхнә матурлык ярата. Без чыгабыз, җырлыйбыз. Ләкин аның арты бар бит әле. Концерттан соң икенче җиргә барулар авыр, оештыру эшләре дә җиңел түгел. Көндәшлек тә зур бит. Бу бер яктан яхшы. Эстрада – күпкырлы, күп чәчәкләрдән торган болын. Арасында чүп үләннәр дә бар инде. Бу – нормаль күренеш.
– Ләкин сез алар арасында бүген дә популяр.
– Юк, мин популяр түгел.
– Ничек инде?
– Мин – танылган.
– Алар арасында нинди аерма?
– Артистның һәр җыры радио, телевидениедән яңгырап торса, концертларына халык агылып барса, менә ул җырчы популяр була. Минем үз тамашачым бар, ләкин мин популяр түгел. Шулай да миңа танылган булу кадерлерәк. Чөнки популярлык ул зур җаваплылык сорый. Кызганыч, мин үз иҗатымны системалаштыра алмадым. Һәр елны билгеле бер вакытта билгеле бер урында концерт узарга тиеш. Артист үз өстендә эшләргә, концертлары гөрләп барырга тиеш. Мин төрле сәбәпләр аркасында моны булдыра алмадым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез