Мөхәммәткави
Нәселебез турында әти-әниемнән ишеткәннәр өзек-өзек кенә хәтердә калган. Алар безгә, балаларына, күп сөйләмәделәр, авырлык килмәсен, дип уйлаганнардыр инде. Әтием ягыннан бабам Мөхәммәтзәкинең бертуган абыйсы Мөхәммәткави 1930 елда ГПУ өчлеге тарафыннан хөкемгә дучар ителә. Кардәшебез Казанда Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәдрәсәсендә гыйлем алган, бик инсафлы, тәкъва кеше була. Авылда иң озак, 55 ел чамасы имамлык кылган шәхесебез була ул!
1930 елның 8 мартында Саматовларның яртылаш ишелгән таш абзарын сүтеп алалар, мичнең казанын да кубаралар, бер олау саламны, 18 тавык белән бер күркәне дә онытмыйлар. Хәтта агач кашыкларына кадәр «яңа оешкан колхоз файдасына» тартып алалар. Кави мулланы, икенче категория кулак санап, 5 елга концлагерьга – Архангельскига озаталар. 1930 елның 11 мартында тутырылган шәхси карточкасында хәзрәтнең армиядә хезмәт итмәгәнлеге, сайлау хокукыннан мәхрүмлеге, мулла буларак гошер-фитыр сыйфатында керем алуы, кустарь хуҗалыгы тотмавы, төрле партияләрдә хисапланмавы әйтелә.
Болардан кала, хәзрәтнең авыл җәмгыятеннән алган 2 гектар аерым җире барлыгы, 700 сумлык мөлкәтенең икмәк бурычы хисабына колхозга алынганы, 1917 елга кадәр сезонлы эшче тотуы, 1924–1928 елларда даими эшкә Имам Мәсләховны җәлеп итүе дә телгә алынган. 1922 елдан 1928 елга кадәр исә: «Фәкыйрьләрдән җирләрне көчләп алып, 5 гектарлап чәчте», – дип тә карандаш белән өстәп куярга онытмаганнар. Иң кызыгы шунда: 2 гектарның санын 5 кә төзәткәннәр. Дошман эзләгәндә бөтен чаралар да килешә, дигәннәрдер инде. Кәгазь чыдый бит ул! Үзенә инде 65 яшь, карчыгы Зөһрә 40 яшьтә, улы Хәмиткә – 22. Авыру кызы – 6 яшьлек Мәхрүзә һәм 3 яшьлек сабый Шәфика бар. Гаиләсе 3 нче категориягә күчерелә, чөнки бердәнбер эшкә сәләтле кеше булып, хатыны Зөһрә абыстай кала. Ул да, бала имезү сәбәпле, советка бил бөгәрлек хәлдә түгел. Кави мулланың эшкә ярардай икенче улы Хәмит Үзбәкстан ягына чыгып китә. Шуңа да гаиләнең бүтән кешеләре авылда калдырыла. Физик хезмәткә ярамаган бала-чаганың совет хөкүмәте өчен үз өендә торып калуы хәерлерәк булгандыр.
Кави хәзрәтнең Архангельскида икәнен ишетеп, олы улы Габделхәй, читтә күп йөргән, дөнья күргән авылдашыбыз Мәгъсүм Моратшинны алып, шыпырт кына юлга кузгала. Эзли-сораша торгач, тиешле урынга барып, хәзрәтне табалар. Ул мескен ачлыктан хәер сорашып йөри торган була. Күзәтеп торганнар да аның янына килгәннәр. Боларны танып алгач, хәзрәтнең соранып җыйган икмәкләре кулыннан җиргә коела... Кави бабай, аларга чытырдап ябышып: «Мине монда калдырып китмәгез!» – дип яшь түккән. «Алай ярамый, әти, – дигән Габделхәй. – Син хәзер барагыңа кайт, күңелең тыныч булсын, берәрне кун! Икенче көнне тагын чыгарсың. Шуннан алып китәрбез!»
Һәм шулай итәләр дә. Габделхәй качарга булышкан тоткыннарга берәр кап тәмәке, бераз ризык талоннары бирә, алар әлеге каһәрләнгән җирдән хәзрәтне озатырга бик нык ярдәм итәләр. Каяндыр ат та яллап куйган булалар. Шуның белән якындагы станциягә хәтле барып, Мәгъсүм абзый, хәзрәт һәм аның улы поездга утыралар.
Бу хәл 1933 елда булганга охшый. Аны эзәрлекләп артыннан килүче күренми. Шулай да, замананың ниндилеген истә тотып, Габделхәй әтисен авылга алып кайта да, төнлә карчыгы, балалары белән кыска вакытка гына күрештереп, барыбер тынгы бирмәсләр дип, читкә алып китә. Соңрак гаиләне дә алдыра. Бу вакытта инде аның карчыгы Зөһрә абыстайга да нык каныккан булалар. Ул, Бәркәтәгә китеп, посып яшәгән. Барып, эзләп тә йөргәннәр. Шулай да мулла хатынын беркем дә яклап кала алмый: аны баласы белән Магнитогорскига озаталар...
Казанның Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә репрессияләнгән муллалар исемлеге язылган затлы кенәгә куелган. Анда Кави хәзрәтнең дә исеме кертелгән...
Мөхәммәткави мулланың бөтенләй авылга кайтуы 1940 нчы елларда була. Кайткач та үз йортына кертмиләр аны. Гаиләсе белән бергә Шакир бабайның мунчасында яшәргә туры килә. Күпмедер вакыттан соң авылдашлар мунчадан әз генә зуррак кечкенә йорт салалар, вафатына кадәр ул шунда яши. Үзем дә аларга еш керә идем. Әти белән сөйләшеп утырырга ярата иде, күп вакыт бездә булды. Яшәгән еллары: 1868–1953.
Мөхәммәтләбип
Мөхәммәткавиның туганы Мөхәммәтләбипнең язмышы тагын да катлаулырак. Егет бик тә белемле, мөстәкыйль фикерле була, күп телләр белә. Җырлап җибәрсә, бөтен авыл белән тын калып тыңлаганнар – тавышы шул дәрәҗәдә матур, моңлы булган. Ләбип Кара Чишмәгә дә килеп йөри. Авылның метрика кенәгәләрендә ул никахларда шаһит вазыйфасында еш очрый, димәк, хөрмәтле һәм тәкъва кеше саналган. Советның тәүге елларында ук аны атарга хөкем итәләр. Казаннан кайтып барганда, Кама елгасында кулга алып, ату карарын җиренә җиткерергә тиешлекләрен әйтәләр. Ләбип мулла үзенә ун минут вакыт сорый. Су буена килеп, тәһарәт ала, намаз укый. Шуннан соң үтерүчеләр каршысына килеп баса да болай ди: «Минем намазым тәмам... Кемнәрнедер атып үтерергә мөмкин, ләкин сез исламны бетерә алмаячаксыз. Ислам – Аллаһтан килгән хак дин, ул мәңгелек! Шуңа күрә, сез аны һичничек Җир йөзеннән юк итә алмаячаксыз. Моны тормыш раслар әле!..»
Калеб түреннән чыккан әлеге ихлас сүзләрне җәлладларның берничә мылтык тавышы өзә... Ләбип хәзрәтнең кабере дә билгесез. 1920 нче еллар уртасында Кави хәзрәтнең капка урынына аркылы киртә генә куелган ихатасына күн пәлтә кигән атлы ир-ат килеп туктый. Өй эчендәгеләр, хәзрәтне алырга килгәннәр икән, дип кайгыга төшәләр. Әлеге ир, атын бәйләп өйгә керә дә, сәлам биреп, Кави Саматовны сорый. Хәзрәтне ул су буена алып төшеп китә. Шунда аңа Ләбипнең соңгы минутлары турында сөйли. «Мин Ләбипне атуда катнашкан дустымның әманәтен җиткерергә килдем», – ди. Дустының: «Кардәшләре миңа рәнҗеп ятмасыннар, без әмер буенча эш иттек бит...» – дигән сүзләрен дә тапшыра ул.
Шакирә
Әтиемнең апасы Шакирә дә гаиләсе белән репрессиягә дучар ителә. Аның ире Муса хәзрәт бик тәкъва, гыйлемле һәм тыйнак кеше була. Себергә сөрелү куркынычы булгач, алар ике кечкенә балалары (Рифкать, Ләмига) белән безгә – Кара Чишмәгә кайталар. Муса хәзрәт печәнлектә качып ята, Шакирә апа балалары белән бездә яши. Әнием Рәшидә, ашлар, коймаклар пешереп, аларны ашата торган була. Ә Муса хәзрәт печәнлектә елый-елый дога кыла, шулай үзенең рәхмәтен белгертә. 1930 елның көзендә гаиләне кечкенә балалары белән бергә Кирлемар тавына сөрәләр. Ялангач тау башы. Торыр урын, ашарга ризык юк. Салкын. Берничә көннән соң, мунча кебек кечкенә генә өйнең буш икәнен күреп алалар. Өй хуҗалары әллә качкан, әллә үлеп беткәннәр. Шакирә апалар шул өйгә кереп урнашалар. Ләкин ашарга ризык юк. Кайбер көннәрдә кичләрен тирә-як авыллардан кешеләр кача-поса азык-төлек китерә. Ачлыктан интеккән «лишун»нар («лишенные прав» сүзләреннән алынган) күрше авылларда хәер сорашып та йөриләр. Халык өшеп һәм ачтан күпләп үлә башлый. Аларны якынрак авылларның зиратларына күмәләр. Ач-ялангач хәлдә, күп михнәтләр күреп, шулай яшәгәндә, өйне яшен суга, янгын нәтиҗәсендә болар өйсез калалар. Яңадан Кара Чишмәгә кайтырга туры килә.
Озакка сузмыйча, әти сыерын сата, шул акчага аларны Уфа якларына озата. Барган җирләрендә балаларны укырга алмыйлар. Шунлыктан, Шакирә апа гаиләсе белән Ленинградка, апасы янына китә. Ләкин кулак баласы булганлыктан, монда да балаларга уку бәхете тими. Аптырагач, Шакирә апа апасының улы Хәләфкә Рифкатьне адаштырырга куша. «Беспризорник булса, балалар йортында укытырлар иде», – ди. Хәләф абый Рифкатьне Ленинград урамнарында йөртеп карый, ләкин жәлләп, кире үзе белән өйләренә алып кайта. Инде Шакирә апа да кайгыруыннан елап беткән була, алар берничә көннән яңадан Уфага кайтып китәләр. Шакирә апа бер мәктәпкә җыештыручы булып урнашканнан соң, мәктәп директоры балаларны укырга ала. Алар яхшы укыйлар, тормышлары рәтләнеп китә. Балалар үсә, ләкин сугыш башлана.
Сугыштан Рифкать абый бик нык яраланып кайта. Алты ел урын өстендә ята. Шакирә апа шул еллар дәвамында аны үзе кашык белән ашатып тәрбияли. Һаман да терелмәгәч, Рифкать абый министрга хат яза. Шуннан соң аны яхшылап дәвалый башлыйлар, һәм ул аякка баса. Укый, эшли, Уфаның дәрәҗәле юристларының берсе була. Алар безгә кайтып йөриләр иде. Ләмига апа да юрист һөнәрен сайлый, Сибай шәһәрендә яшәп, дөнья куя.
Кирлемар тавында газаплы үлемгә дучар булган халкыбызны дога белән искә алу өчен бер урын булдырырга, аңа истәлек ташы куярга, дигән тәкъдим бар. Шул тирәгә агачлар утырту һәм башка чаралар киләчәк буынны тәрбияләүдә әһәмиятле гамәлләр булыр иде.
Фатыйма Бәдретдинова.
Әлмәт районының Бишмунча авылы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез