Кендек әбиләре күптән онытылган кебек булган иде дә... Яңадан безнең тормышка кереп баралар түгелме? Тик бу юлы башка исем белән – доула дип атыйлар аларны.
Онытылган һөнәр
Бераз хәтер-хатирәне барлыйк әле. Искелек калдыгы, хәзер беркем дә алай эшләми, тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре кулына тапшырырга кирәк дип, кендек әбисенә бәйле гореф-гадәтне дә сандык төбенә салып куйганга ярты гасыр узган инде. Раилә Хәялиева ире Рушанның дәү әнисе турында хатирәләрен барлый. Апас районы Каратун станциясендә яшәгән Нурҗиһан әби тирә-якта бик хөрмәтле кендек әбисе булып йөргән.
– Әни аны күреп белгән әле, дәү-дәү әни дип йөрткәннәр аны. Кендек әбисе таптырган балаларны еш кына «Нурҗиһан малае», «Нурҗиһан кызы» дип әйтү гадәте дә булган. Яшь әни бала табарга авырый башлауга, кендек әбисе тиз генә җыена, тәһарәтләнә, иң кирәкле ярдәмчеләрен – махсус кайчы белән җебен алып, бала туасы йортка ашыга, – дип сөйли Раилә дәү әнисеннән ишеткәннәрен барлап. – Кендек әбисе олы яшьтәге, догалы хатын-кыз булган. Бу саваплы да, җаваплы да һөнәр буыннан буынга, анадан кызга күчкән.
Кендек әби тулгагы башланган хатынга бал каптырган, аның биленә уган. Булачак ана озаклап авырып, бала озак тумый торса, кендек әбисе төрле ырымнар башкарган, булачак әнинең толымнарын сүтеп җибәргән. Бала дөрес килмәгәндә дә имгәтмичә тудырырга ярдәм иткән, тугач, игътибар белән тикшергән. Бала хәлсез туса, аны догалар укып өшкергән. Авызына бал-май тидереп алу, тәмле телле, ризыклы, бәхетле бул, дип теләкләр теләү, әтисенә дә кадерле, газиз булсын өчен, баланы аның күлмәгенә төреп тору кебек эшләрне дә башкарган. 40 көн дәвамында мунча ягылган, һәм һәр көнне кендек әбисе килеп, баланы да юындырган, яшь әнине дә 40 көн буена яшь бала караган кебек караган, салкын тиюдән саклаган. Кеше туганда ук гореф-гадәт биләвенә биләнгән әнә шулай. Тик... Узган гасырның алтмышынчы елларында авылларда ФАПлар ачыла башлый, шуның белән кендек әбисенең һөнәре онытыла, кирәге калмый...
Табиб түгел, ярдәмче
Хәзер бала табу йорты ишекләре артында яңа буын әни булып маташа. Алар инде башка юлларын эзли. Килешү буенча табиб, алдан сөйләшеп куелган акушерка һәм, шуларга өстәп, үз доуласы белән килүче ханымнар да бар. Доула – хатын-кызга бала тапканда ярдәм итеп торучы, авыр мизгелләрдә көнкүрешен кайгыртучы белгеч. Әле ун ел элек кенә аларның кем икәнлеген берән-сәрән кеше генә белсә, хәзер кызыксынучылар, хезмәтеннән файдаланучылар елдан-ел арта.
– Аллага шөкер, ярый килдегез әле, дип каршы алалар безне белгән табиблар, акушеркалар. Бала табучы әни янында тагын бер тәҗрибәле кеше бар дигән сүз бит бу, – дип, үзенең доула эше турында сөйли Юлия Хәсәнова. – Без беркайчан да табиблар эшенә кысылмыйбыз, бары тик әни һәм персонал ризалыгы белән генә эшлибез, бер команда булып берләшәбез. Казанның 1 нче бала табу йортында урнашкан «Желанные дети» гаилә үзәгендә эшлим. Айга берничә тапкыр волонтерлар буларак та хезмәт күрсәтәбез. Кемгә ярдәм кирәк, шуларга булышабыз.
Беренче кызын тапканда Юлия Хәсәнова бу мизгелләрнең никадәр көчле булуын һәм берни белән чагыштырып булмаслыгын аңлый. Төнлә дөньяга килгән кызы белән бала тудыру залындагы төнге лампа яктылыгында, уңай шартларда, табиблар һәм акушеркаларның кайгыртучанлыгын тоеп кавыша ул. Әмма иң авыр чагында, үлеп терелгәндә, хатын-кызга барыбер хатын-кыз кирәк. Математик-программистның яңа хыялы барлыкка килә шулай. Ул арада Юлия өч кыз әнисе булырга өлгерә, ун елдан соң гына доула белгечлеге турында ишетеп, курслар уза. Уку гына җитми, бу эштә фанат булырга кирәк.
– Табиблар да, акушерлар да – чын фанатлар. Баланың кайсы мизгелдә туасын алдан белеп булмый, көн-төн белән дә исәпләшми ул. Шуңа әзер булыр өчен бу эшне яратырга кирәк. Безнең эшебез һөнәрләр реестрына кертелмәгән әле, моның өстендә эшлибез. Шулай да үзебезнең стандартлар бар, һөнәри кодекс кысасыннан чыкмыйбыз һәм беркайчан да компетенциябез булмаган өлешкә кермибез, – дип аңлата Юлия.
Доуланы һич кенә дә кендек әбисе белән бутарга ярамый. Кендек әбисе акушер эшен башкарган, шул ук вакытта гореф-гадәтне дә кайгырткан. Туасы баланың һәм әнинең сәламәтлеге өчен җавап биргән. Ә доуланың эше табиб һәм акушерлар җаваплылыгы чиген үтми.
Доула буларак ярдәм иткән беренче очрагын әле дә хәтерли Юлия. Укыганнан соң аны Мәскәүгә җибәрәләр. Башкаланың бер бала тудыру йортында яшь әнигә ярдәм итәргә кертәләр. Палатада ике хатын-кыз булуы гаҗәпләндерә аны. Берсендә инде тулгак башланган, ә икенчесе кем?
– Әнисеме әллә, дип уйлаган идем. Баксаң, туасы баланың биологик әнисе икән. Әйе, суррогат әни ярдәмендә бала табучы гаилә булып чыкты ул. Миңа берьюлы ике әнине кайгыртырга, икесенә дә ярдәм итәргә туры килде, – дип искә ала ул кызыклы очракны Юлия.
Үз күлмәгең
Шәһәрнең зур бала табу йортларында көненә ничә хатын-кыз әни булу бәхетенә ирешә. Анда эшләүче хезмәткәрләрнең һәр кешегә аерым игътибар бирергә мөмкинлеге дә, вакыты да җитәрлек түгел. Әнә шундый вакытта синең уңайлылыгыңны, бөтен кирәгеңне кайгыртып торучы кеше булсамы?!
Сайтлардан доула хезмәтенең бәясен дә эзләп карадык. Ачыктан-ачык язучылар булмаса да, 25 мең сумга килешү төзергә тәкъдим итүчеләр бар. Күбесе – берничә бала үстерүче тәҗрибәле әниләр.
Кеше туу кебек үтә дә җаваплы вакыйга заманча, якты бала табу йортларында уза хәзер. Аппаратлар аша гына баланың дөрес ятуын, йөрәк тибешен, яралып өлгерүгә үк диярлек кем буласын билгелиләр, тулгакны да экрандагы сигналлар аша күреп-көтеп тора табиблар. Хастаханә ишекләре артында хәзер яшь әниләр кеше белән түгел, шул аппаратлар белән күбрәк аралаша бугай. Казанда яшәүче Регина доула хезмәтеннән файдаланган.
– Тулгак башлангач, табиб: «Доула кирәкмиме?» – дип сорады. Кем икәнен аңламадым да, беренче ишетүем иде, ризалаштым. Шулкадәр мөлаем ханым ярдәм итте. Музыка куйды, тулгак көчәйгәндә массаж ясады, ничек суларга кирәген аңлатты. Су биреп тору, киемне алыштыру дисеңме, бертуган апам кебек якын булды, – дип истәлекләре белән бүлешә Регина.
Бала табу йортыннан чыккач, яңа җаваплы чор башлана. Теләгең булса, бу чор өчен дә доула табарга мөмкин. Әмма кендек әбисенең кем икәнен белмәгән буынга аларның кайтавазы әниләр, әбиләр хәтере аша булса да килеп ирешсә, начар булмас иде.
– Өч баламны тапкач та, бала тудыру йортыннан ук авылга кузгалдык. Әни дә, каенана да шуны теләде, – дип сөйли Айсылу Гарипова. – Бала тапкан хатын-кызның кабер авызы 40 көн ачык тора, ди иде әби дә. Сакланырга кирәк, ягъни. Үземне дә, баламны да карашты әниләр. Алай гына да түгел, үз әбиләрем дә исән-саулар иде, алар да киңәш-табыш бирә. Элеккеге кебек 40 көн үк булмаса да, ике атна дәвамында мунча яктылар, көн саен баланы юындырдылар. Баланың чәчен алу, сөннәткә утырту кебек эшләрне дә аларга башкардык. Әле бит олы балаларым да бар. Шундый тәрбия булгангадырмы, бала тапканнан соң депрессия булмады да. Өзлегүләрне дә урап уздым, шөкер. Ике әбидә дә кунак булып, түгәрәкләнеп, савыгып, көч җыеп, шәһәргә кузгала идек аннары.
Йә, доуладан киммени? Үз күлмәгең тәнгә рәхәт, билгеле. Әмма якын кешеңнән уңайсызланып, кайчак үзеңне бөтенләй чит кешегә ышанып тапшырасы килә. Кайсын сайласаң да, иң мөһиме – сау-сәламәт балалар тусын.
Айгөл ХАЛИКОВА
Россия «Профессиональ доулалар ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе:
– Мин доула булып 2017 елдан бирле эшлим. Доула – медицина хезмәткәре дә, акушерка да түгел. Аларның эшен берничек тә бутарга ярамый. Медицина персоналы әнинең һәм туасы баланың физик сәламәтлеген кайгырта, һәм аларның эше бик күп! Ә доула хатын-кызның рухи халәте, менталь сәламәтлеге өчен җавап бирә. Бала тапканда өзлексез ярдәм итеп тору Кесарь кисеме санын киметә, моны дәлилли торган тикшеренүләр дә бар. Тарихка күз салсак та, бала табу вакыты башланган чордан ук хатын-кыз янында һәрвакыт ярдәмчеләр булган. Баланың дөньяга килүе шактый озак вакытка сузылырга мөмкин. Бу вакытта булачак әни янында һәрвакыт берәр ярдәмче булса, авыртуны басу техникасын кулланып, кирәкле сүзләр әйтә белсә, «бүтән бала тапмыйм» дип ваз кичкән хатын-кызлар саны, һичшиксез, кимер иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез