Газетага язылу

Әбиләрне беләме бәбиләр?

Замана белән бергә әби-бабайлар да үзгәрде. Шәһәрне әйткән дә юк, авылдагыларның да үз мәшәкате баштан ашкан. Шулай булгач, оныкларга ничек вакыт табарга? Әллә кем тапкан, шул гына баксынмы?

Әбиләрне беләме бәбиләр?

«Әнинең вакыты булмагач, әбине чакырдык»

Казанда яшәүче Венера Хәкимовага – 24 яшь. Ире Камил белән ике бала үстерәләр. «Балаларның әбисе дә, бабасы да – үзем», – дип шаярта ул.

– Камил белән 18 яшемдә таныштым. Очрашып йөри башлагач, әти-әнием тизрәк кияүгә чыгуымны теләде. 20 яшемдә гаиләле булдым. Ә аннары бертуктаусыз, кайчан бәби табасың инде, дип сорап тордылар. Бер елдан кызыбыз туды. Бәби табу йортыннан чыкканда, ике як әни дә өстәл әзерләп, мулла чакыртып куйган иде. Беренче көнне бик ярдәм иттеләр. Ә аннары икесе дә өйләренә кайтып китте, – дип искә ала Венера. – Үз әниемә – 47, иремнекенә – 51 яшь. Алар үзләрен әбигә санамый. Икесе дә эшли. Ничек ярдәм көтәсең алардан? Икенче баланы тапкач, өлгерми башладым. Олысына да ике генә яшь бит әле. Җаен таптык, авылдан дәү әнине алып киләбез. 70 яшендә булса да, бер авырсынмый. Башта безне үстерде, хәзер миңа булыша.

Ләйсән Хәкимова – өч бала әнисе. Олысы быел мәктәпкә барачак, кечесенә әле 2 генә яшь. Ләйсәннең ярдәм өмет итәрдәй кешесе дә юк.

– Әни мине балалар йортында ук ташлап киткән. Алып үстергән әти-әнием дә исән түгел инде. Иремнекеләр олы яшьтә. Ничек инде аларга бала каратасың, ди? Үз хәлләре – хәл. Әтигә инсульт булды, әнидә – шикәр авыруы. Дөрес, без авылга кайтканда өйләр чиста, мунча ягылган, тәмле ризык пешкән. Шунда рәхәтләнеп ял итеп киләм. Тормышымнан зарланмыйм. Балага әнидән дә якын кеше юк. Мин моны бик яхшы беләм. Ятимнәр йортында чакта ук, өч балам була, мин аларны бер минутка да ташламаячакмын, дип хыялландым. Теләкләрем кабул булды. Балалары белән әбиләр түгел, әниләр дә көч-хәлгә уртак тел таба хәзер. Әбигә ышанып ята торган заман түгел.

«Кеше баласына ничек сүз әйтәсең?»

Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Минзилә һәм Мәксүт Фәхретдиновлар оныклары өчен өзелеп тора. Замана әби-бабае булсалар да, кырык җирдә кырык эшләре өелеп ятса да, онык өчен вакыт табалар.

– Безнең балаларны әбиләре үстерде. Мин каенанама гомер буе рәхмәтлемен. Без бит – баланы әбиләр кулына тоттырып, эшкә чыгып киткән буын. Әнигә хәтта Чукоткада яшәүче өлкән килендәшем дә баласын алып кайтып биргән. 6 айдан кайткан балалар, авылдан тәпи басып, теле ачылып киткән Чукоткага. Киленнәр дә каенаналарына ышанган инде. Хәзер бит няня яллаучылар да бар. Менә шуннан аңлагыз инде – әбиләрнең кирәге дә шулкадәр генә, – ди Минзилә ханым. – Әбиләр дә, бәбиләр дә үзгәрде. Үзем дә замана белән бергә атлыйм. Әмма барыбер оныкларга вакыт табарга тырышабыз. Ике арадагы җылылык та шуннан килә. Бала ул яратып үстергән әбисен онытмый. Олы кызым Мәскәүдә яши. Аңа кода-кодагыйларым ярдәм итеп тора. Оныклар әби-бабай җылысын тоеп үсәргә тиеш, дип саныйм. Иркәләп кенә утырмыйм. Эшкә дә өйрәтәбез, кирәк икән сүгеп тә атабыз. Ярый, ярамыйны белеп үссен, дибез. Үз балаларыбызны эш белән үстердек әле. Ким-хур булмадылар. Замана оныкларын да эшкә бөгәргә кирәк. Телефон белән телевизор бала үстереп бирми.

Арчада яшәүче Лилия Гарипованың 80 яшьлек каенанасының онык сөяргә вакыты булмаган, үзе дә, балаларын тапкан анасы үстерсен, дигән теләктә.

– Өлкәннәр хәзер бөтенләй башка. Пенсиягә чыгуга, яшәреп бетәләр. Әни ансамбльдә җырлап йөри, буш вакытында СВОга дип челтәрләр үрә, өйгә кайтып кергәне дә юк. Аңа үпкәләп булмый инде. Безнең балаларны бакчадагы тәрбиячеләр үстерде. Оныкларны әниләре тәрбияли. Мин дә –  замана әбисе. Эштән кайткач, оныкларга вакыт калмый икән ул. Аннары кеше баласына артык сүз дә әйтеп булмый бүгенге заманда, – ди Лилия.

«Беренче онык тугач, гастрольгә чыкмый калдым»

Җырчы Зөлфирә Мирзаянова кечкенә кызларын әниләренә ышанып калдырып чыгып китә.

– Ике як әниебез дә оныклары өчен өзелеп тора. Сәхнә кешесе булгач, иркенләп бала сөеп өйдә утырып булмый. Дәрт-дәрман булганда иҗат итәргә кирәк. Бөтен гаиләбез – терәк. Алмазның апалары да, минекеләр дә гел ярдәм итәргә генә тора. Кызларымны тәрбияләү күбрәк әнием җилкәсендә. «И кызым, син бәбиләр сөеп ятасы урында, мин рәхәтләнәм», – ди. Нәзирәне дә, Гүзәлне дә бик кадерли. Сабыйларым әни янында булгач, мин дә тыныч күңел белән йөрим. Телефоннан сөйләшеп торабыз, кирәк икән гастрольләрдән кайтып та киләбез. Кызыбыз Нәзирә матур итеп татарча сөйләшә, шигырьләр, җырлар өйрәнә. Бу – әнинең хезмәте, тырышлыгы. Иренми ул, китабын да укый, сөйләшә дә. Нәзирәнең теле шуңа иртә ачылды да инде. Миңа да әби тәрбиясе эләкте. Яңа гына 83 яшен тутырган әбием әле дә төпле киңәшләрен биреп тора, – ди Зөлфирә. – Төрле кешедә төрлечә, әлбәттә. Әни белән кызларны социаль челтәргә куйгач, кайберәүләр: «Безнекеләрнең ял көннәрендә дә күрешкәннәре юк», – дип яза. Бала караган әниләренә акча түләүчеләр бар, дисезме? Безнеке гомердә дә алмас иде. Җае чыккан саен ял итәргә алып барабыз, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз.

Җырчы, Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова да, балаларны калдырып, гастрольләргә чыгып китүнең ни икәнен яхшы белә.

– Илһам улыбыз да 5 яшькә кадәр авылда үсте. Кечесе Искәндәргә авыл каникулларда гына эләкте. Ике бала бер-берсеннән аерыла. Әби-бабай тәрбиясенә җитми инде, – ди ул. – Хәзерге әти-әниләрнең мәшәкате тагын да күбрәк. Әби-белән бабай вакытын да, җаен да таба. Җәвит белән гастрольдән эт булып арып кайтсак та, икебез ике якка оныклар белән чыгып чабабыз. Берсен – биюгә, икенчесен футболга алып барабыз. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе зур була. Беренче онык тугач, гомеремдә беренче тапкыр гастрольгә чыкмый калдым. Оренбург ягына барасы идек. Җәвиткә: «Син теләсәң нәрсә эшлә, мин бу сабыйны ташлап китә алмыйм», – дидем. Яшь тә ике айга кадәр бала бездә үсте. Әбиләр бит алар онык кына үстерми, бар йоласын үтәп тә яши. Догасын да кыласың, теләген дә телисең. Килешәм, әбиләр башка хәзер, вакытлары да җитми. Элек бит күп кеше, яше җитүгә, пенсиягә чыга иде. Бүген дөнья куарга туры килә.

Мөнәсәбәт

Галия Гыйләҗева, балалар психологы:

– Әби һәм бабай белән мөнәсәбәтләр баланың тормышында аерым урын алып тора. Алар бит инде оныкларын күбрәк иркәли, ничек тә сыйларга, аларга ярарга тырыша. Һәм бу – нормаль күренеш. Моңа каршы килергә кирәк түгел. Аннан соң, баланың ышанычлы элемтәләр даирәсе киңрәк булган саен яхшырак. Янында якын кешеләре булуны тою, аңлау балага иминлек, тынычлык хисе өсти. Шул ук вакытта ул төрле кешеләр белән аралашып, коммуникатив осталыкларын да арттыра. Әби белән – бер төрле, бабай белән – икенче, туган апа, туган абый белән өченче төрле аралашырга кирәк бит.

Альбина Фазлыева, 4 бала әнисе:

– Төп йортта яшәгәч, әти-әниләр безгә бик булыша. Элек ул оныклар карау әби-бабайның бурычы кебек каралган. Ә чынлыкта, алар беркемгә дә берни тиеш түгел. Өлкәннәр үз вакытында бала да үстергән, авыр эшен дә эшләгән. Безнең бит инде тормышлар аның кадәр авыр түгел. Пенсиядә бит болар, өйдә утыралар, эшләре юк, дип онык карату дөрес түгел дип саныйм. Бала карашалар икән, мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Безгә булышкан өчен аларга савап языла. Ә оныклар белән бергә булу араны җылыта, туганлык җепләрен сакларга ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре