Газетага язылу

Ат кадерен белгән ат уйнатыр

Татар кешесен аттан аерып карап булмый. Мәйданнарны дөрләтеп чапкан асыл тулпарлар – Сабан туйларының чын яме һәм күрке. Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче эшмәкәр Рифнур Зәйннуллин унбиш ел атчылык спорты белән шөгыльләнә. Зур җиңүләр артында нинди хезмәт тора? Чабышкы атны Сабан туена ничек әзерлиләр? Авыл эшмәкәре белән шул турыда сөйләштек.

Ат кадерен белгән ат уйнатыр

«Атлар – әти һәм балачак хатирәсе»

Рифнур абый белән сөйләшүебез киң болынны иңләп йөргән атлар арасында барды. Эшмәкәр тумышы белән күрше Түбән Чаллы авылыннан. Атлар турындагы сөйләшүебез исә балачак хатирәләреннән башланды.

– Әтием биш яшемдә үк атка атландырды. Татар, авыл кешесе гомер-гомергә ат белән булган бит инде ул. Әтием күптән мәрхүм инде, бу эшкә тотынуым исә аның истәлеге булсын дигән уйдан башланды. Атлар минем өчен – әтием хатирәсе, яшьлек дәрте, яраткан хоббием. Хәер, хәзер ул хобби булудан узып, яшәү рәвешенә әйләнде, – ди Рифнур Зәйнуллин.

Язма героебызның күңелендә әтисе әйтеп калдырган үгет-нәсыйхәтләр һәрвакыт истә. «Әти безне «җир»дән йөрергә өйрәтте. Олыларны – олы, кечеләрне кече итә белүебезне теләде. Эштә дә: «Улым, нинди генә эшкә тотынсаң да, яхшы мәгънәдә акылдан шашып эшләргә керек», – дия иде», – дип сөйли ул.

Рифнур абый үзенең беренче чабыш атын унбиш ел элек Краснодардан алып кайта, икенчесен чит илдән үк кайтарта. Шулай итеп, баш саннарын арттыра-арттыра, бүген аларның санын 44 кә җиткергән. Шул атларның кырыгы – инглиз токымлы чиста чабышкылар.

– Инглиз токымлы чабыш атлары иң яхшылары санала. Бездә хәзер татар токымлы атларны да торгызмакчы булалар. Бу бик яхшы, чөнки алар татарның үзе төсле: сабыр, эшчән һәм чыдам, – ди атчы.

Әмма инглиз чабышкыларын тәрбияләү – бик тынгысыз һәм зур чыгымнар сорый торган эш. Бу атлар бик нәзберек, хәтта зур ат заводларында да 30 процентка кадәр үлем очраклары күзәтелә икән. Вакытында анализлар бирергә, прививкалар ясарга кирәк. Ат хуҗасы сүзләренчә, бу нәселнең баш миендә бары тик бер генә уй: «узыш, узыш һәм узыш».

Нәсел һәм токым ат бәясендә дә зур роль уйный: Татарстанда да 1,5 миллионнан алып 3 миллион сумга кадәр җиткән кыйммәтле атлар бар. Әмма атчылыкта алдан бернәрсәне дә кистереп әйтеп булмый.

– Аттан ала да, кола да туа ала, дип юкка әйтмиләр. Ягъни начар анадан бик яхшы колын туа алган шикелле, киресенчә дә булырга мөмкин, – ди Рифнур абый. – Колынлагач та иң җаваплы чак: беренче өч сәгатьтә колынга угыз эчертмисең икән, ул я авырый, я үлә. Шуңа күрә гел үзем контрольдә тотам. Кайвакыт колын хәлсез икән, әнисен савып, аны шприц белән эчертәм. Атларның гомере дә төрлечә: берсе 25 яшендә дә колынлады.

Чабыш атларын 2 яшьтән чаптыра башларга мөмкин, ә иң нәтиҗәле, энергиясе ташып торган чоры – 5–10 яшь. Алар да нәкъ кешеләр шикелле: кемдер яшьли картайса, кемдер өлкәнәйгәч тә актив була. Холыклары да төрле: кемдер игътибар ярата, кемдер горур.

Мәйдан нечкәлекләре

Эшмәкәр билгеләп үткәнчә, бу спортта проблемалар да җитәрлек. Шуларның беренчесе – белгечләрнең аз булуы.

– Ат караучыларга гына түгел, тренерларга, җайдакларга да яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Бездә тренерлар бик яхшы, атны аңлый торганнар, тик менә җайдаклар әзерләү буенча авырлыклар бар. Республикада аларны әзерли торган махсус мәктәп юк. Быел бу мәсьәләдә боз урыныннан кузгала башлады, сөйләшүләр бара, – ди ат хуҗасы. – Мондый узыш аты өстенә гади авыл малайларын гына утыртып чаптырып булмый бит. Бөтен сыйфатлары туры килергә, зур әзерлекле булырга тиешләр. Кыскасы, нечкәлекләре бик күп. Әйтик, 2 яшьлек биягә бөтен киемнәре, кирәк-ярагы белән бергә 53 килолы җиңел җайдак кына атлана ала. Әле үземә дә бу спортны өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Бу темада гел шомарып тору сорала.

Кеше акчасын санау бик матур күренеш булмаса да, кызыксынуны җиңеп торып булмады. Тик эшмәкәрнең бөтен серне ачып бетерәсе килмәде. «Зур керемнәр турында уйлаган да юк. Чыгу керемне каплап бара алса, бик яхшы инде», – дип кенә елмайды ул. Татарстан шәһәрләрендәге зур Сабан туйларында катнашсалар да, Рифнур абыйның әлегә үз атлары белән чит төбәкләргә чыкканы юк. Аның сүзләренчә, Татарстан Сабан туйларында бүләкләр алай ук зур түгел. Мисал өчен, эшмәкәр бер атын Казахстанга саткан булган. Анда ул ат бер ай эчендә узышларда 800 мең сум акча һәм яңа Toyota машинасы откан – күрше илләрдә бүләкләр күпкә зуррак. Төбәгебездә исә атчылык спорты үссә дә, читтән килгән атлар белән ярышу җиңел түгел. Ун ел инде Чечнядан зур ярышларга бик көчле чабыш атлары килә, ди.

– Рамзан Кадыйров атларына безнең ипподромнарда тиңнәр юк дәрәҗәсендә, аларны уздыру бик авыр. Ләкин көчлеләр белән ярышу начар түгел, бу безне үстерә, – ди авыл эшмәкәре.

Аттан да кызурак чаба

Сабан туена җилкенү, ашкыну атларда бик көчле була, ди хуҗалары. Бигрәк тә бу мәйданга якынлашкач бик нык сизелә икән. Кайчак атлар артык хисләргә бирелеп китеп ярсыганлыктан, мәйданга кертү дә авырлаша.

– Атларым мәйдан тотканда үземнең дә йөрәгем сикереп чыгардай булып тибә, – дип көлә ул. – Тренерым туган көнемдә котлаганда: «Сез әле аның бер сыйфатын белмисез: атлары финишка якынлашканда ул атларын узып йөгереп килә. Аттан да кызурак чаба», – дип шаярткан иде. Элек бер танышымның ярыш вакытында дулкынланудан кандагы шикәре күтәрелә иде, бу – чынлап та зур хис.

Атларга битараф кешеләр сирәктер ул, аңа һәркемнең күзе төшә. Атлар – гүзәллек һәм зәвык символы. Соңгы елларда республикада атларга игътибар тагын да артты, яшьләр дә бу өлкәгә тартыла башлады. Шул ук вакытта көндәшлек тә үсә. Сабан туйлары артта калып, тыныч көннәр башлангач, Рифнур абый болынга – үзенең яраткан тулпарлары янына ашыга.

– Дүрт баламның икесе атлар белән кызыксына. Киләчәктә барыбер дә минем юлымны дәвам итәрләр, дип өметләнәм. Улыма да гел әйтә киләм. «Көннән-көн көндәшлек арта, гел яңалыклар артыннан күзәтеп барырга кирәк. Дөнья куудан туктап, кайдадыр хәл алу урыны булсын. Табигатьтә атлар белән үзең генә калудан да рәхәтрәк, тынычрак хис була ала микән?» – дип тәмамлый сүзен ул.

Җайдак кыз: «Җиңелсәм дә, кәефсезләнмим»

Балтач районының Пүскән авылында яшәүче Фирүзә Әхмәдуллинага кечкенәдән «ат җене» кагылган. Ул ел саен атларын тәрбияләп, Сабан туйларында чабышка чыга.

– Әтием яшь вакытта ат чабышларында катнаша торган булган. Мин дә гел алар янында булдым, тәрбияләшергә, карашырга булыштым. Ә инде 13 яшемдә әти-әни үземә ат алып бирде. Хәзерге вакытта хуҗалыгыбызда дүрт ат бар, шуларның берсе – чабышкы. Аны тәрбияләп, Сабан туйларында катнашам. Ә үземнең беренче чирканчык алуым 16 яшьтә башка атта булды. Норма авылы Сабан туе иде ул, анда атым икенче булып килде, – ди Фирүзә.

Аның сүзләренчә, ат – хуҗасының бөтен халәтен сизә торган бик акыллы мал. Шуңа күрә аны тәрбияләгәндә дә, чабышка әзерләгәндә дә курыкмаска кирәк.

– Мәйданда атың курыкмасын, борчылмасын дисәң, үзеңә дә тыныч булырга кирәк. Ахырдан килгән атлар елый, шуңа күрә аларга да бүләк әзерлиләр. Атны тәрбияләү аны күнекмәләргә өйрәтүдән башлана. Аның холкын өйрәнергә, ияләштерергә кирәк. Дөрес ашатудан да күп нәрсә тора. Атлар – тәмлетамак. Алар шикәр, бал, кишер ярата. Сабан туена берәр атна кала алар да дулкынлана, җилкенә башлый. Җайдакның үзендә дә азарт уяна. Беренчелеккә чыгасы килә башлый, – ди ул.

Фирүзә үзенең Монетка кушаматлы яраткан аты белән сезон саен 4–5 Сабан туенда катнаша. Алдагы урыннар да эләккән, арттан килгән чаклары да бар.

– Атның да, җайдакның да төрле вакыты була, мәйдандагы шартлар да төрлечә булырга мөмкин. Арттан килгән көннәрдә дә кәефне төшергәнем юк, чөнки мин атларны тәрбияләгәндә дә, өстенә утырып чапканда да рәхәтлек кичерәм. Бүген арттан килсә, икенче көнгә беренчелеккә чыгарга мөмкин бит ул. Максатым – призлы урыннар гына алып, акча эшләү түгел, ә канәгатьлек алу. Иң мөһиме – атым сау-сәламәт булсын, – ди Фирүзә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре