Авыл
-
Авыл
Бер ел икенчесен кабатламый: «ВТ» журналисты игенчеләрнең кәефен белеште
Иген кырларында комбайн гөрелтесе тынып тормаган, игенчеләр өчен үтә дә кызу һәм җаваплы чорга кердек. Күкрәп үскән игеннәр барлык районнарда да амбарларга кайта башлады. Быелгы урып-җыюның үзенчәлеге нидә? Игенчеләрнең кәефен белештек.
-
Авыл
Баллы җәй: умарталар сөендерәме?
Умартачыларда урак өсте – бал аерту чоры башланды. Чәчәк, юкә балын авыз итеп караучылар бар инде. Чиратта – карабодай һәм көнбагыш балы. Ә быел бал уңышы белән мактанырлыкмы? Яхшы бал кыйммәт булырга тиешме? Бал сатып алганда ничек алданмаска? «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Авыл
Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле? Укучыларыбыздан сораштык
-
Авыл
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә: «ВТ» журналисты хәлләрен белеште
Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә. Эре агрохолдинглар эшне бүген башларга әзер. Ә республика буенча тулаем алганда уракка июльнең икенче яртысында керешергә җыеналар. Бөртеклеләр өлгереп килә, ләкин авыл хезмәтчәннәрен ягулык мәсьәләсе борчый. Эре хуҗалыклар алдан хәстәрен күргән булса, фермерларның кайберләре авыр хәлдә.
-
Авыл
Икмәкле һәм эшлекле: Казанда «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак
Россиянең 38 төбәгеннән һәм дөньяның өч иленнән (Кытай, Беларусь һәм Төркия) 400 дән артык компания. Сыерлар подиумы, тракторлар ярышы һәм татар милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класслар, «Рабыня Изаура» сериалы аша таныш булган Луселия Сантостан Татарстан гаиләләре турында фильм. Казан чираттагы зур чараны каршы алырга әзерләнә.
-
Авыл
Тәмле эш: быел җиләк күпме?
Телефоннар җиләк фотосы белән тулды. Кайбер якларда инде июнь башында ук җиләк өзә башладылар. Берәүләр аны үз авызына салса, икенчеләр акчага әйләндерә. Безнең язма геройлары арасында табышыннан ике катлы йортлар төзегән, машиналар сатып алган кешеләр дә бар. Быел җиләк күпме?
-
Авыл
«Булмый дигән сүзең чыкмасын!»
2005 ел. Радик белән Рәзимә икесе дә бер вакытта эшсез кала. Ә тормыш итәргә кирәк. Бариевлар кая барып бәрелергә белми ул чакта. Аеруча Радик борчыла. Гомере буе машина йөрткән кешегә өйдә тик яту бик кыен була. Ә көннәрдән бер көнне кичке аш вакытында ир белән хатынның башына бер уй килә.
-
Авыл
Бердәм һәм тырыш Җәләлиевлар: «Бездә эшне синеке-минеке дип тору юк»
Тормышның төрле сынаулары аша үткәндә, һәр беребез туганың җылы сүзе, ярдәм кулы сузуы никадәр мөһим икәнен аңлый. Шөкер, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып, зур эшләрне бергәләп башкаручы матур гаиләләр бар.
-
Авыл
Биргәндә аласы: кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республикада 1,8 млрд сум акча каралган
Акмаса да тама. Авылда сыер, сарык, кош-корт асрап көн күргән авыл халкы сирәк кенә эләккән акчаны әнә шулай дип кабул итә. Майлы калҗа ук булмаса да, иш янына куш, ярап куя анысы. Шул ук вакытта абзар тутырып малын, кош-кортын асрап та, дәүләттән бер тиен ярдәм алмаучылар да бар. Аларга нәрсә комачаулый?
-
Авыл
Көн дә бәйрәм, көн дә туй: авылларда үткәрелә торган бәйрәмнәрнең асылы нидә?
Сабан туе һәм Авыл көне генә түгел. Татарстан авылларында үткәрелә торган бәйрәмнәр исемлеге моның белән генә чикләнми. Алма бәйрәме дә бар, Бал бәйрәмен дә оештыралар, Самавыр бәйрәмендә дә теләп катнашалар. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, артыкка китте, дисезме? Һәр бәйрәмнең үз тарихы, үз максаты бар. Нинди соң алар? Әнә шул сорауга җавап эзләдек.
-
Авыл
Икесенә бер авыл
Тормышны 65 тә дә үзгәртеп була. Беткән авылда яшәүче Рафис Харисов җитмешенче дистәне ваклаганда гына гаилә корган. Аңа кадәр Кызыл Йолдызда берүзе дөнья көткән. Чатыр тау итәгендә урнашкан авылда без дә кунак булып кайттык.
-
Авыл
Елдан-ел зурая, матурая, катнашучылар саны арта: Арча «Ат көне» фестивале узды
Табигатьнең бөтен матурлыгы, көч һәм кодрәт чагылышы булган атлар Арча җирендә тагын бер кат соклану уятты. «Ат көне» фестивале – тизлек ярышы гына түгел, ә ата-бабаларыбызның рухын, көнкүрешен һәм тарихын киләчәк буыннарга күчерә торган җанлы күпер дә.