Авыл
-
Авыл
«Мал асрауның ни кызыгы бар?»: сөт бәяләре төшү дәвам итә
-
Авыл
«Без – авыл малайлары!» Казанга татар авыллары эшмәкәрләре җыелды
Алар авылларга ярдәм итә, тел һәм динне саклауга үзләреннән өлеш кертә, эшләрен дәвамчыларына тапшыра. Казанда өч көн дәвамында XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.
-
Авыл
Йогышлы коткы: Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде
Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде. Республикага бары тик нәселле маллар гына алып кайту рөхсәт ителә. Мондый чаралар хайваннарны куркыныч авырулардан, хуҗаларын зур югалтудан саклау өчен күрелә. Чөнки ил күләмендә хәлләр тыныч түгел.
-
Авыл
Эш аннары ял: бакчага чыгарга әзерләнәсезме?
Кояш ныграк караган саен, язгы бакча эшләре дә якынлаша.
-
Авыл
Язгы чәчүгә нинди әзерлек белән керәбез?
Кояш нурлары басу-кырлардагы карларны эреткәндә, зур хуҗалыклар һәм фермерлар старт сызыгында тора. Техникалар каралган, орлыклар салынган, ягулык запаслары барланган. Без язгы чәчүгә нинди әзерлек белән керәбез?
-
Авыл
Мал бәласе: Россиядә терлек авырулары тарала
Россия буйлап күпчелек кеше өчен билгесез, аеруча куркыныч һәм йогышлы мал чире таралган. Авыру бер төбәктә икенчесенә күчеп бара.
-
Авыл
«Йортның утын сүндермичә яшим әле...» Чәүкәдә хәлләр ничек?
Чәүкәгә бардык әле. Чәүкәләрен күрмәдек, әмма кешеләре белән танышып кайттык. Саба районындагы халык телендә Чәүкә дип аталган авыл бу. Чын исеме – Чәбки-Саба. Кечкенә авыллар сукмагыннан йөрүебезне дәвам иттерәбез.
-
Авыл
Абзар математикасы: «ВТ» хәбәрчесе мал асраучыларның акчасын санады
Ашаган белми, асраган белә. Бүген авылда сөт белән итне сатып алу табигый хәлгә әйләнде. Абзарын буш тотучылар янында терлекчелекне табышлы бизнеска әйләндереп, зур хуҗалыклар төзүчеләр дә бар. Бу язмада терлек асрау «математикасы»на үтеп керергә тырыштык: маллы булу ничә сумга төшә һәм ел ахырында абзар ишеген ябып кергәндә, кесәдә ни кала?
-
Авыл
Ипи һәм сөт көткәндә: республиканың 1300 ләп авылында кибет юк
Татарстанның 1300 ләп авылында кибет юк. Аларга кирәк-яракны Татарстан Кулланучылар җәмгыятенең 135 автокибете китерә. Кибет килмәгәннәре дә бар. Андыйлар тамак ягын үзләре кайгырта. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә, шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да сәүдә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү булырга тиеш, дип белдерде.
-
Авыл
Бер ташлаган башламый: шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими
Татарстанда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны бер ел эчендә 5,4 мең башка кимегән. Хәзерге вакытта республикада 81 мең баш сөтлебикә исәпләнә. Әлеге саннарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә министр Марат Җәббаров җиткерде.
-
Авыл
Кечкенә авылларда Яңа елны ничек каршы алалар?
Яңа ел могҗизасын кечкенә авылларда көтмиләр димени? Көтәләр. Бәйрәм алдыннан алар да сихри халәт кичерә. Клуб булмау күңел ачмаска сәбәп түгел бит. Тамашаны үзләре оештыралар, кирәк икән, күрше авылга юл тоталар. Кәеф кенә булсын! Ә менә авылына сукмакны кар каплаганнарга бераз түзәргә туры килә.
-
Авыл
Берне биреп, дүртне алу: үзара салым буенча җыеннар башланды
Татарстанда үзара салым буенча җыеннар уза. Мәгълүм булганча, мондый җыеннар вакытында халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Җыелган акчаның күпчелеге, гадәттә, юл эшләре өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә зур ярдәм дип кабул итә моны халык.
-
Авыл
Канатлы табыш: авылларда каз өмәләре башланды
Элек-электән беренче кар төшү белән, авылларда каз өмәләре башлана торган иде. Тик хәзер суытканны көтеп ятмаучылар да күп: казлар өлгерүгә, чистартып, эшкәртеп бетерәләр дә ларга тутырып куялар.
-
Авыл
Кояш чыкканчы: «ВТ» хәбәрчесе халыктан сөт җыйды
Авылның, кешесенең чын хәлен ишетеп кенә түгел, күреп тә белим дисәң, халыктан сөт җыярга чык икән.
-
Авыл
«Кычкырган малны яратам мин»