Газетага язылу

Сөлге тартыш: район Сабан туйларында келәмгә кем хуҗа?

Кертәләрме?

Сөлге тартыш: район Сабан туйларында келәмгә кем хуҗа?

Сабан туйлары якынлашуга йөрәкләре ешрак тибә башлаган көрәшче егетләрне соңгы елларда борчый торган төп сорауларның берсе бу. Бер тәпән балга бер кашык дегет – кайбер авыл-район мәйданы бөтен көрәшчегә дә ачык түгел. Колач җәеп көтеп тормыйлар, читләрне көрәшкә кертмәүләре хакында алдан «сөрән салып» куялар. Кем хаклы да, кем ялгыша? Милли көрәш федерациясенең фикере нинди? Келәм уртасына салып җавабын эзләп карыйк.

Нигә бу районны алдыгыз димәсеннәр өчен 2026 елның башында ук узган Татарстан чемпионаты рейтингына күз салыйк. Командалар рейтингы буенча беренче унлыкка кергән кайбер районнарның хәлен белешәбез. Иң көчле көрәшчеләре белән дан тоткан район көрәш федерацияләре Сабан туена ничек әзерләнә?

Лаеш районы советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов:

– Лаеш Сабан туена килгән һәр көрәшче өчен келәмебез ачык. Олылар арасында төп батырга машина куябыз. Бу традицияне алтынчы ел рәттән саклап киләбез инде. Безнең районнан үсеп чыккан көрәшче егетләр арасында башка районнар өчен дә көрәшеп йөрүчеләр бар. Аларны да кертәбез. Көрәшчеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Татар халкының үсешенә, милли спорт төрен танытуга зур өлеш кертә алар. Көрәш тә, динебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз кебек үк, халкыбызның төп баганасы ул. Соңгы 5 елда иң көчле ярышларда күп тапкыр чемпион калган команда туплый алдык. Өлкән абыйларының җиңүләренә рухланып, аларның кул астында келәмдә тәүге адымнарын ясаган егетләребез – бүген Россия беренчелеге җиңүчеләре. Шул районда үскән, җитлеккән, тренер ярдәмендә уңышка ирешкән егетләрне үз районы өчен көрәшерлек шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйм. Һәр район җитәкчеләре көрәш үсешенә аерым игътибар бирсәләр иде.

Теләче районы башлыгы урынбасары Илдар Мараков:

– Олылар арасында биш үлчәү авырлыгы, яшүсмерләр өчен 10 ны куйдык. Спонсорларыбыз ярдәмендә абсолют батырга квадроцикл, үсмерләр арасындагы баш батырга мотоцикл әзерләдек. Көрәшкә үз районыбыз өчен көрәшкән егетләрне генә кертәбез. Алар бездә күп. Районнан чыгып училищеларда белем алучы егетләр дә ярышларда үзебезнең район өчен көрәшә, аларны да кертәбез. Гомумән, Теләчедә туып үскән егетләрне «обижать» итмибез инде, алар өчен келәм ачык.

Чистай районы көрәш федерациясе рәисе Марат Гобәев:

– Читтән кертү-кертмәү буенча минем фикерем бер: бөтен кешене кертергә кирәк. Көрәшчеләрне кертмәгәч, әйдәгез, читтән артист та кертмибез алайса. Үзебезнең татар көрәше үзебездән дә ныграк кемгә кирәк инде? Моңлы халык, көрәшле халык без. Көрәшчеләр генә түгел, җанатарлар, тамашачы, район халкы да бар бит әле. Кайбер районнарда көрәш яратучылар күп булып та күрсәтерлек көрәшчеләре юк. Әнә шул халыкка матур көрәш күрсәтәсе килә бит. 12–13 еллап Чистай Сабан туенда көрәш һәр килгән көрәшче өчен ачык булды. Олылар өчен әле дә шул ук шартлар, бернинди чикләүләр дә юк. Быел исә, тренерлар һәм әти-әниләрнең үтенече буенча, беренче тапкыр 18 яшькә кадәрле үсмерләр көрәшен үз районыбыз балалары өчен генә уздырабыз, читтән кертмибез. Бөтен Татарстанга танылган көрәшче, дөнья чемпионы Илнар Закиров белән аның хатыны Динә шәһәрдә төпләнеп, менә инде ике ел тирәсе балалар белән шөгыльләнәләр. Үзебездә үсеп килүче, көрәштә тәүге адымнарын ясаучы шул балаларның үз-үзләренә ышанычын арттыру максатыннан, район көрәшебезнең киләчәге өчен аларны үзара гына көрәштерергә дигән фикер белән ризалаштым.

Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Хидиятуллин:

– Көрәшче егетләребезгә бүләкләр зур бездә. Балалар көрәшендә 10, 8, 6, 4 мең сум бирәбез. Жирәбә буенча абсолют батыр билгеләнәчәк. Аны 100 мең сум күләмендә акча белән бүләклибез. Безнең районда үсеп килүче балаларга дип аталган бу бүләкләр. Көрәшне үстерү өчен эшлибез. Рейтинглар бар бит. Аларда сынатмас өчен көчле команда кирәк. Сабан туенда батыр калып, 10 мең сум акча откан малайга аның дусты да ияреп йөри башларга мөмкин. 100 мең сум алып кайтса, бигрәк тә. Балаларны кызыктырырга тырышабыз. Олылар көрәшендә дә үз районыбыз данын яклап төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан көрәшчеләрне генә келәмгә кертәбез.

Балтач районы көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Шәрипов:

– Үсмерләр өчен 10 авырлыкта көрәш оештырабыз. Акчалата бүләк 12 мең сумнан башлана. Лотереяда балалар арасында шулай ук 120 меңлек скутер уйнатабыз. Бүләкләр, чыннан да, зур. Зурлар арасында биш авырлык билгеләдек. Безнең келәмдә үзен сынап карарга теләгән көрәшчеләрне кертәбез. Районнан чыгып Казанга укырга кергән егетләребез өчен шартлар тудырылган. Шәһәрдә безнең егетләр белән шөгыльләнүче тренер бар. Ел дәвамында әзерләнеп, ярышларда үз районыбыз өчен көрәшәләр. Ни дисәң дә, рейтинг, бурыч дигән әйбер бар. Безгә дә нәтиҗә кирәк. Районнан үсеп чыккан бик көчле егетләребез бар, әмма алар башка командалар өчен көрәшә. Бу мәсьәләне федерациядә дә күтәрдем, башка спорт төрләрендәге кебек икеләтә зачет эшләргә кирәк. Бездән чыккан егетләр кайда көрәшсә дә, аларның нәтиҗәсе безгә дә, хәзер шөгыльләнгән командасына да барсын иде.

Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Казан Сабан туена әзерлек буенча тренерлар белән очрашу уздырды. Милли бәйрәмгә районнарда чит шәһәр районнардан көрәшчеләрне кертү-кертмәү мәсьәләсе анда да күтәрелде.

– Бөтенебезне борчый бу. Болай да көрәшчеләр күп дип әйтеп булмый. Ничек көрәшкә кертмәскә була инде? Сабан туе – ачык ярыш ул. Көрәшнең дәрәҗәсен бетерәбез болай итеп. Районда үскән көрәшче егетләр нигә үз районында гына батыр калырга тиеш соң? Яхшы көрәшә, әйе. Үз районын сул кул белән генә ота ул. Әмма башка дәрәҗәдә үсәр өчен аңа көчлеләр арасында үсәргә кирәк.

– Районнарның аргументлары да төпле кебек. Үзләре оештырган бәйрәм, үз егетләрен бүләклиселәре килә...

– Бөтен әйберне дә акчага гына кайтарып калдырырга ярамый. Район Сабан туйларына ярдәм итүче спонсорларның күбесе Казаннан. Шуннан үсеп чыккан, хәзер районына ярдәм итеп яшәүче якташлар алар. Нинди көрәшче булса да, бер көндә ике районда көрәшә алмый инде берсе дә. Аннары шунысы да бар: балаларга кумир булырлык, алар кебек булып үсәсе килерлек көрәшчеләр һәр районда да юк. Данлыклы көрәшчеләр кайтып матур көрәш күрсәтсә, күпкә күңеллерәк. Сабан туе ахырына кадәр кем җиңәсе интрига булып кала. Үзара хәл итүгә кайтып калмасын ул. Шул районда үскән, әти-әнисе шунда яшәгән егетләрне көрәшкә кертмәсәләр, бу Сабан туенда көрәшкә каршылар, димәк. Халык үз җирлегеннән чыккан көрәшчеләрне карарга килә. Ул егетне беләләр, аны көтеп алалар, махсус шуны карарга, үсешен күрергә киләләр. Бөтен җирдә дә түгел бу, әмма мондый районнар бар. Безгә моны бетерергә кирәк. Начар даны таралган авыллар янына кара баганалар утыртканнар элек. Хәзер районнарга бу күренеш өчен тамга язып эләргәме инде? Сез дә, журналист буларак, Сабан туйлары узгач, көрәшчеләрне кертмәгән районнар турында языгыз. Уртак эш эшлибез. Главасы да, спорт комитеты җитәкчесе дә, федерация җитәкчесе дә билгеле булсын. Без дә ул фактларны белеп торырбыз.

– Башка спорт төрләрендәге кебек «двойной» зачет буенча фикерегез нинди? Ярышларда алган җиңүләре туып үскән районына да, соңыннан шөгыльләнә торган районга да исәпкә барса, ничек булыр?

– Моңа карата да фикерләр төрле. Бу карар да тавыш чыгармас дип әйтеп булмый. Районда көрәшеп үскән егет Казанга килә, аны тагын да югары дәрәҗәгә үстерәләр, ул зуррак ярышларда җиңә башлый, эш тә, хезмәт хакы да бирәләр аңа. Моңа яңа остазлары, тренерлары каршы булмасмы?

– Үз район көрәшчеләрен ел буе нәтиҗә күрсәткәннәре өчен бәйрәм башында ук сәхнәгә чакырып, акчалатамы, бүләк беләнме премия биреп, көрәшкә исә бөтен кешене дә кертергә буладыр?

– Мин өч районда эшләдем. Бер Сабан туенда шәһәрдән килгән көрәшче җиңде. Шул районның төп көрәшчесе – «КамАЗ» шоферы, ничек кенә матур көрәшсә дә, машина ота алмады, төп бүләк читкә китте. Район главасы аңа икенче машина алып бирде. Гомумән алганда да, район җитәкчесе бәйрәмдә генә түгел, ел буе, һәр ярыштан соң үз көрәшчеләрен белеп, күзәтеп, очрашып, җиңүләре белән котлап, исемнәрен районга таныту, газеталарга язу буенча эш алып барырга тиеш. Үз районың егетләрен дә кертмәсәң, алар башка кайтмаячак та. Күңел кайту дигән әйбер дә бар әле. Кавыштыра, очраштыра, дуслаштыра торган бәйрәмне ямьсезләмәскә кирәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре