Газетага язылу

Гел түгәрәк эчләрендә: балага файдалы шөгыльне ничек табарга?

Без кешедән кимме әллә? Бүген әти-әниләр арасында балаларын түгәрәккә башкалардан калышмас өчен бирүчеләр дә бар. Кемнекедер тумас борын ук туп тибә, гимнастика белән шөгыльләнә. Балаларын 5–6 секциягә йөртүчеләр дә юк түгел. Авылда да карашлар үзгәрә: якындагысы ярамый, шәһәрдәгесе кирәк! Баланы «түгәрәктә яшәтү»нең чамасы бармы?

Гел түгәрәк эчләрендә: балага файдалы шөгыльне ничек табарга?

Бер балага – биш түгәрәк

Алабугада яшәүче 4 нче сыйныф укучысы Гөлсирин Һадиуллинаны быел биш түгәрәккә яздырганнар. Кызчык вокал, фортепиано, инглиз теле, бию белән шөгыльләнәчәк. Тиздән шәһәрдә «Апуш» театр студиясе ачарга җыеналар. Анда эләгү өчен кастинг узасы бар.

– Кыен булса, шулкадәр күп түгәрәккә йөртмәс идек. Кызыбыз аралашырга ярата. Түгәрәктән кайтканда дуслары белән уйнарга да өлгерә. Телефонда утырганчы, нәрсә белән булса да шөгыльләнү яхшырак инде. Үзенә дә файдасы бар. Шул юнәлештә китмәсә дә, үсеш өчен әйбәт. Барысы да бушлай бит. Беренче сыйныфтан ук шулай йөртәбез. Әле сәнгатьле уку түгәрәгенә дә йөри иде. Быел анысыннан баш тартты. Әти-әни теләге генә түгел бу, үзенә дә ошый, – ди дүрт бала әнисе Айгөл Һадиуллина.

Азнакайда яшәүче Альбина Камалова исә баланы артык аптырату ягында түгел.

– Улыбыз быел 1 нче сыйныфка керде. Әле әйбәт кенә укып китәсе бар. 1–2 түгәрәк тә җитә. Әтисенә күбрәк кирәк. Кредит алырга да риза. Үзенә нинди ошый, шунысына барыр. Ул бит – әти-әни өчен дә мәшәкать. Шул ук вакытта өйдә торган әниләрнең 4–5 җиргә илткәннәрен дә беләм. Робот техникасы, рәсем, скрипка һәм башкасы. Ничек җитешәләр диген? – дип аптырый ул.

Шаяру гына түгел бу

Хыял гына булсын! Кукмара районының Камышлы авылында яшәүче Баймиевларның уллары Йәсин 5 нчы сыйныфтан соң Әлмәткә укырга киткән. Анда аны «Ак барс-Нефтяник» хоккей командасына чакырганнар. Хәзер егет Казанда уйный. Татарстан башкаласындагы 107 нче гимназиядә 9 нчы сыйныфта белем ала.

– Улыбызны 4 яшьтән үк хоккей түгәрәгенә йөрттек. Әлмәткә китәм, дип сөйли башлагач, бала-чага хыялы гына дип уйладым. Кая китсә дә, сагынып елый торган гадәте бар иде. Өйдән чыгарып җибәрү бер дә җиңел булмады. Тренеры чакыргач, ирем белән каршы килмәдек. Барып чыкмаса, теләсә кайчан кире кайтырга була. Мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Анда аның моңсуланып ятарга вакыты булмады. Әле менә узган ел ахырында Казанга чакырдылар. Буш вакыты юк. Шуңа күрә авылга да еш кайта алмый. Үзебез барып, хәлен белешәбез, – ди әнисе Айгөл Баймиева.

Мода артыннан куу

Биләүсәдән төшмәс борын, баладан чемпион ясарга хыялланучы әти-әниләр аз түгел. Алар фикерне заманча телгә күчереп әйтә: балага инвестицияне кечкенәдән үк кызганмыйча ясарга кирәк, диләр. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге сорауны Казандагы «Трудовые резервы» Олимпия резервы спорт мәктәбе генераль директоры Руслан Минабетдиновка бирдек.

– Моннан ун-унбиш ел элек үк 3 яшьлек ул-кызларын «подгузник»тан түгәрәккә китерүчеләр бар иде. Вазгыять үзгәрмәде. Күбрәк нәфис гимнастика юнәлешендә күзәтелә бу хәл. Әти-әниләр, балаларын кечкенәдән спортка тартып, чемпион итү, тизрәк акча эшләү турында уйлый. Әмма барысы да чемпион булып бетә алмый. Баланың сабый чагы урлана дигән сүз бу. Беренче чиратта сәламәтлек мөһим, – ди Руслан Минабетдинов. – «Сарафан радиосы» дигән нәрсә бар. Берсеннән ишетеп, күреп, икенчесе китерә. Иптәш кызым баласын йөртә бит әле, мин дә калышмыйм, дип китерергә кирәкми. Шулай ук, эшкә барганда түгәрәктә калдырырга җайлы, дигән фикер дә булмаска тиеш. Ни өчен дигәндә, без кечкенә чакта ук баланың мөстәкыйльлеген бетерәбез. Аннан инде ул гомер буе әти-әнисе фикере белән яшәячәк. Баланың теләгенә, спорт белән кызыксынуына игътибар итегез. Түгәрәккә иртә бирүне дә хупламыйм. Сәламәтлеге бетәчәк. Мәсәлән, сеңер, мускуллар әле 7–8 яшьтән соң гына яхшылап формалаша башлый. Кайбер әти-әниләр мода артыннан куып яки урамда йөрмәсен дип, биш яшьтән түләүле футбол түгәрәгенә бирә. Бу исә үсә барган саен аның сәламәтлегендә чагыла башлый. Карап торышка озын буйлы, таза гәүдәле сәләтле егет. Әмма туп типкән саен аның әле табаны, әле биле авырта башлый. Болай булырга тиеш түгел. Бу – шул иртә бирүнең нәтиҗәсе инде. Казанда гына да футбол буенча 96 түләүле секция бар. Әйтик, аны кайчандыр теш табибы булган эшмәкәр ачарга мөмкин. Ул балага ничек чамасын белеп, нагрузка бирә ала? Һәр яшь төркемендә аның билгеле бер нормасы бар.

Чемпионнар ничек туа?

Боз өсте никадәр генә шома булып һәм ялтырап күренсә дә, җиңүгә ирешү юллары җиңел түгел. Соңгы вакытта якташыбыз – Зәй кызы, фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдинованың уңышлары турында еш ишеттек. Хәзер ул Мәскәүдә танылган тренер Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнә. Аңа кадәр аларга нинди сынаулар аша узарга туры килгән?

– Без беркайчан да баладан артыгын таләп итмәдек һәм мәҗбүриләмәдек. Киресенчә, бу аның сүрелүенә китерергә мөмкин. Динә 9 яшькә кадәр фигуралы шууга һәм җыр түгәрәгенә йөрде. Аннан инде берсен генә сайлады. Мәктәп тә бар бит. Артык күп түгәрәк кирәкми дип саныйм. Ни генә дисәң дә, бала бит. Буш вакыт та калырга тиеш, – ди Динәнең әнисе Резеда.

Белгеч киңәше

Наилә Бәширова, Казандагы «Жасмин» психология үзәге җитәкчесе:

– Балаларның талантын аңларга кирәк. Ә аны каян белергә соң? Ул җырга, биергә, әллә рәсем ясарга сәләтлеме? Шуңа күрә әти-әниләр төрлесенә йөртеп карый. Ахыр чиктә, бала үзенә кирәклесен барыбер таба. Түгәрәкләр күбрәк баланың иҗади ягын үстерә. Телефон белән мавыкмыйча, үз шөгылен тапкан балаларга сөенәм мин. Алар түгәрәкләрдә аралаша, кеше алдына чыга башлый. Үзләрен тотарга өйрәнә. Мин моны яхшы күренеш дип саныйм. Бу хәзерге заманда бик кирәк. Алар үзләре генә калса, социаль челтәргә кереп китә дә шуннан чыга алмый. Безгә башка юлын күрсәтергә кирәк. Миңа калса, иң кулае – иҗат. Бу бит – балаларның үзләрен танырга өйрәнүе дә. Мәктәптә таләпләр бер кысада, ә түгәрәкләрдә балалар башка яктан ачыла. Тик әти-әниләрнең модага иярмичә, баласына туры килгән юнәлешне табуы мөһим. Барысына да биш түгәрәк туры килми. Бик актив балага монысы да аздыр, бәлкем. Шул вакытта әкрен генә кыймылдаучылары да бар. Андыйларга бик күп бу. Һәр баланың – үз холкы. Моны әти-әни яхшырак белә. Ә инде белми икән, укытучы, психологлардан ярдәм сорарга була.

Семен Федоров, республика мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты:

– Баланың физик мөмкинлеге бар икән, аның күбрәк түгәрәккә йөрүе файдага гына. Вакытын файдалы итеп үткәрәчәк. Түгәрәкләр дәрес түгел, күбрәк кызыксыну уята. Кайберләре хәтта баланың киләчәгенә дә йогынты ясый. Җыр, биюгә яки башкага сәләте бар икән, ул бу өлкәдә үсәчәк. Спорт түгәрәкләренә малайлар да, кызлар да теләп йөри. Малайлар берничәсен сайлый. Биш-алтыдан артып китә алмый инде ул. Моның өчен вакыт кирәк. Әле берсенә генә дә атнага кимендә ике тапкыр барырга туры килә. Монда инде чамасын белергә кирәк. Беренче чиратта балагызның нәрсә белән кызыксынуын белегез. Техника белән кызыксына икән, авиа-, судомоделизм юнәлешенә бирә аласыз. Түгәрәктә генә эш бетми. Өйгә кайткач та шөгыльләнәсе. Баласын әти-әнидән дә яхшырак белүче юк. Шуннан чыгып кына эш итәргә була. Түгәрәккә бөтенләй йөрмәү дә файдага түгел. Балалар йомыкый булып үсәргә мөмкин. Нишләргә белми аптырагач, урам тәрбиясенә дә бирешүләре бар. Республикада түләүсез түгәрәкләр дә җитәрлек. Өстәмә белем бирү оешмалары да бар.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре