Сәрия Мифтахова
-
МӨҺИМ
Бушлыкны тутырып... «ВТ» журналисты өстәмә белем юлларын барлады
«Репетитор таптыгызмы әле? Сәгате ничә сумнан? Ошыймы?» Уку елы җыелышлар, бетмәс-төкәнмәс документ тутыру, оештыру эшләре белән генә түгел, әти-әниләрнең әнә шулай үзара хәл белешүләреннән дә башлана.
-
Җәмгыять
Тәрбияче егет Әдел Ганиев: «Тыңламасалар, сыбызгымны сызгырттым»
Әдел Ганиев Сабада балалар бакчасында бер ел тәрбияче булып эшләгән. Дөрес, күбрәк физкультура дәресләре укыткан ул. Әмма кирәк чакта тәрбиячеләрне дә алыштырган. Сабыйлар белән ничек уртак тел тапкан? Әдел хәзерге вакытта полиция бүлегенә эшкә урнашып йөри. Әмма беренче һөнәре турында бик яратып сөйләде ул.
-
Җәмгыять
Республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды
8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне уңаеннан республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды. «ВТ» хәбәрче диктантны Казандагы 2 нче татар гимназиясендә язды. Чарага килүчеләрдән туган телгә мөнәсәбәт турында да кызыксынды.
-
Җәмгыять
Санарга өйрәтү: балаларга кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә?
Һәр тугызынчы әти-әни кесә чыгымнары өчен баласына айга 10 мең сумнан артык акча бирә. Һәр өченче гаиләдә бу сумма – 3, ә һәр дүртенчесендә 5 мең сумнан ким түгел. Иминиятләштерү оешмаларының берсе уздырган сораштыру әнә шуны күрсәтә. Ә сез күпме бирәсез? Баланы акчаны чамалап тотарга ничек өйрәтергә?
-
МӨҺИМ
Гел түгәрәк эчләрендә: балага файдалы шөгыльне ничек табарга?
Без кешедән кимме әллә? Бүген әти-әниләр арасында балаларын түгәрәккә башкалардан калышмас өчен бирүчеләр дә бар. Кемнекедер тумас борын ук туп тибә, гимнастика белән шөгыльләнә. Балаларын 5–6 секциягә йөртүчеләр дә юк түгел. Авылда да карашлар үзгәрә: якындагысы ярамый, шәһәрдәгесе кирәк! Баланы «түгәрәктә яшәтү»нең чамасы бармы?
-
Авыл
Әгердән Хафизовлар гаиләсе: «Шәһәрне авылга күчермик»
Эш кенә чыдасын. Азнакай районының Әгер авылында яшәүче Әлфия һәм Ильяс Хафизовлар йортына кергәч, әнә шулай дип уйлап куйдык.
-
Җәмгыять
Хәерле сәгатьтә! Яңа уку елында республикада 4 яңа мәктәп һәм ике янкорма ачылды
Яңа уку елында республикада 4 яңа мәктәп һәм ике янкорма ачылды. Болар – Әгерҗе, Кукмара, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә районнарында. Ә менә Казандагысын ел ахырында тапшырырга җыеналар. Яңа мәктәп ул буш диварлар гына түгел. Бу – булачак табиб, инженер, укытучы һәм IT белгечләр дә. Андагы мөмкинлекләр белән без дә таныштык.
-
МӨҺИМ
Яңа уку елын мәктәпләр ничек каршы алды?
Быел Татарстанда 1 нче сыйныфка 44 меңнән артык бала укырга керде. Алар арасында ике яшьтә үк хәреф танырга өйрәнгән Данияр Шакиров та бар. Егет Биектау районындагы Бөреле мәктәбендә белем алачак. Яңа уку елында барлыгы республикада дүрт яңа мәктәп, ике өстәмә корпус ачылды.
-
Җәмгыять
Теләче укучысы Диләрә Сабирҗанова: “Авыл баласына да хәзер үзен күрсәтергә мөмкинлекләр күп”
Теләче кызы Диләрә Сабирҗанова Обнинск шәһәрендә фән һәм технология проект мәктәбендә белем туплап кайтты.
-
Яңалыклар
Кайбыч районында Мәтрүшкә бәйрәме үткәргәннәр
Кайбыч районы Борындык авылында Мәтрүшкә бәйрәме узган. Аны җиденче тапкыр оештырулар икән инде. Киләчәктә фестиваль дәрәҗәсенә үк күтәрмәкчеләр.
-
МӨҺИМ
Алмагачым чәчәк атты августның унбишендә: ни өчен куак, үсентеләр икенче тапкыр чәчәк ата?
Көзләрдә дә язлар кабатлана. Табигатьтә дә шулай була кайчак. Кемнеңдер бакчасында икенче мәртәбә алмагач, чияләр чәчәк аткан. Язның беренче чәчәкләре – тузганак та «күз»ен кысып маташа. Мәтрүшкә җыючылар да бар хәтта. Язлар белән көзләр нигә буталды? Шул сорауга җавап эзләдек.
-
Яңалыклар
Мәктәпләрдә кыңгырау урынына көйләр яңгыраячак
Россия Мәгърифәт министрлыгы «Кыңгыраулар урынына көйләр» дигән масштаблы проектны дәвам итә. Ул барлык төбәкләргә дә кагыла.
-
МӨҺИМ
Укытучыларга нинди ярдәм чаралары булачак?
Иш янына куш. Мәктәпләрдә укытучыларга ярдәм чаралары артып тора. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты укытучылары 115 мең сум акча ота алачак. Ә ясалма фәһем буенча түгәрәк алып баручыларга 25 мең сум түләмәкчеләр. Өстәмә акча кемнәргә эләгәчәк?
-
МӨҺИМ
Мәктәпләрдә тарих фәнен күбрәк укыта башлаячаклар
Үткәнгә аерым игътибар. Мәктәпләрдә җәмгыять белеме дәресләре кими, ә тарих сәгатьләре арта. Тарихка караш ничек үзгәрәчәк? Яңа уку елы алдыннан шуларны белештек.
-
МӨҺИМ
Мәктәпләр әзерме, укытучылар җитәме? «ВТ» хәбәрчесе уку йортларындагы вазгыятьне белеште
Белем йортларының ишекләрен ачар чак җитә. Узган ел Татарстанда 1 нче сыйныфка 49 меңнән артык бала керсә, быел алар – 44 мең 373. Республикада дүрт яңа мәктәп һәм 4 мең укучыга исәпләнгән 2 өстәмә уку корпусы ачылачак.