Аның әйтүенчә, мондый курсны педагоглар, табиблар-диетологлар бергәләп эшли ала. Башлангыч мәктәптә – гадирәк, ә югары сыйныфларда төптәнрәк аңлатырга мөмкин.
Владислав Гриб сүзләренә караганда, ким дигәндә 6-8 сәгатькә исәпләнгән курс мәҗбүри булырга тиеш. Моннан тыш, мәктәп штатына нутрициологлар кертергә һәм сәламәт туклану турында социаль роликлар күрсәтергә кирәк.
Владислав Гриб ассызыклаганча, сәламәтлек дөрес туклануга да бәйле. “Балаларның сәламәтлеккә зыян китерә торган ризыклар булуын аңлавы мөһим. Хәзер маркетологлар күбрәк популяр, әмма зарарлы продуктларны турында күбрәк сөйли. Бу бизнес кына. Дөрес туклану – ул әле дәвалану өчен акчаны янга калдыру да. Белеп тукланмау аркасында сәламәтлекне ныгыту өчен миллиард сум акчалар китә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез